Габделгалим Айдаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделгалим Айдаров latin yazuında])
Габделгалим Айдаров
Туган 1883
Сакмар районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе

Габделгалим (Галим) Әхмәт улы Айдаров (18831937) — дәүләт эшлеклесе, педагог, тел белегече. БАССР-ның мәгариф халык комиссары (1919-1921).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдаров Абдулгалим Әхмәт улы 1883 елда Ырынбур губернасы Ырынбур өязе Сәет посадында (хәзерге Ырынбур өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылы) туган.

1905 елда «Хөсәения» мәдрәсәсен белем ала. Казанда студентларның революцион хәрәкәтендә катнаша, кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә[1].

1905 елдан Петропавловск, Ташкент калаларында укыта.

1914 елдан Чиләбе өяз земство идарәлегенең халык мәгарифе бүлеге мөдире вазифасын үти. 1918 елдан РСФСР‑ның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының хезмәткәре була. РКП(б) әгъзасы.

1919-1921 елларда БАССР-ның мәгариф халык комиссары вазифасын башкара. БАССР укытучылары съездын җыю һәм 1920 елда «Мәгариф эшләре» журналын булдыру, кантон үзәкләрендә кыска вакытлы педагогик курсларда оештыруның инициаторы булып тора.

1921 елдан РСФСР Мәгариф халык комиссариатының төрки бүлекчәсе мөдире, РКП(б) Үзәк комиссариатының аз санлы милләтләр бүлегенең мөселман секциясе әгъзасы була. Шул ук вакытта Мәскәүдәге Көнчыгыш хезмәтчәннәре коммунистик университетында укытучы булып эшли.

1922 елдан Башглавлит, ә 1926 елдан — Ырынбур башкорт педагогия техникумының мөдире вазифасын үти.

1928 елдан «Башкнига» нәшрияте рәисе, ә 1929 елдан — Башкортостанны күнегү җәмгыятенең гыйльми секретаре һәм рәис урынбасары була.

1930 елдан Ырынбур татар‑башкорт агропедагогия институты укытучысы, рабфагы директоры булып эшли.

1937 елда репрессияләнә, атыла. 1957 елның маенда аклана.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми хезмәтләре башкорт фольклоры, башкорт теленең орфографиясе, башкорт, каракалпак һәм үзбәк телләренең чагыштырма орфографиясенә багышланган. Абдулгалим Айдаров рабфаклар һәм техникумнар өчен 10-нан артык дәреслек һәм уку‑методик әсбапларның авторы булып тора. Көнбатыш әдәбияты әсәрләрен тәрҗемә итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәхимкулова М. Ф. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. 2‑е изд., доп. — Оренбург, 1997.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илтенбаев А. Ф. Айҙаров Абдулғәлим Әхмәт улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.