Габделкадыйр Инан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделкадыйр Инан latin yazuında])

Фәтхелкадыйр Мостафа улы Сөләйманов (баш. Әбделҡадир Инан, Фәтҡелҡадир Мостафа улы Сөләймәнов; эмиграциядә — төр. Abdülkadir İnan, 29 октябрь 1889, Сарыкүлмәк, Пермь губернасы26 июль 1976, Истанбул) — галим, язучы, башкорт милли-азатлык хәрәкәтендә катнашучы[1]. Төркиядә аны дөнья тюркологиясе маягы, Ватан фәненең яктырткычы дип саныйлар[2].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәтхелкадыйр Сөләйманов (эмиграция вакытында Габделкадыйр Инан исемен ала) 1889 елның 29 октябрендә башкорт Шигай авылында (хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсе Коншак районы Сарыкүлмәк авылы) туган[3]. Мостафа әтисе мәдрәсәдә укыткан, ә галимнең әнисе Зәкия Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Булатово авылында туган. Зәкиянең нәсел агачында Биккула Галикеев булуыда билгеле. Ул Салават Юлаевның көрәштәше буларак танылган. Бикулла Галикеев хәзерге Аргаяш районы территориясендә Итбай авылына нигез сала. Ишан Биккул Аликеев (Галикеев) кабере авыл зиратында әле дә саклана һәм бүгенге көнгә кадәр мөселманнарның табыну урыны булып санала.

Ул җирле мәчет каршындагы мәктәптә, аннары Чиләбенең Ак мәчете каршындагы Хәким-Ахун мәдрәсәсендә укый. Фәтхелкадир Сөләйманов Троицкида «Рәсүлия» мәдрәсәсендә дә укый.

1913-1916 еллар язучы биографиясендә иҗати яктан нәтиҗәле булып чыга. Шигырьләре һәм мәкаләләре Троицк «Вакыт» — «Алга» газетасында, аннары Чиләбедә, Уфада һәм Стәрлетамакта басылып чыга. Ул «Инан» («ышанам») тәхәллүсе астында басыла. Нигә шундый тәхәллүс алуын ул болай аңлата:

«Мин өч әйбергә ышанам.Беренчесе-ислам дине, икенчесе-фән, өченчесе-бөек төрки милләте. Инан фамилиясе минем бу өч ышаныч-көч дигәнне аңлата.»

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, аны фронтка алалар. Ә Февраль революциясеннән соң Екатеринбург гарнизоны солдаты, Урал эшче, крестьян һәм солдат депутатларының 2 нче съездына делегат итеп сайлана. Октябрь революциясеннән соң Абдулкадир Инан башкорт милли-азатлык хәрәкәтендә актив катнаша[4] .

1918 елның язында, Чиләбе өлкәсенең Метелев волостеннан (хәзер Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Метелево авылы) делегат буларак, Чиләбедә узган Урал мөселманнары съезды эшендә катнаша. Башкорт Республикасы Хөкүмәте Оренбургтан Чиләбегә күчкәч, 1918 елның 18 июнендә Үзәк башкорт шуросы (совет) газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә. 1919-1920 елларда Башкорт Хөкүмәте егъзасы буларак башкорт Республикасыны дәүләт корылышында актив катнаша, Стәрлетамакта, Уфада, Мәскәүдә эшли[5].

1920 елның апреленнән Инан-Башкорт Автономия Совет Республикасының Дәүләт нәшрияты коллегиясе әгъзасы. Инан Республиканың хокукларны чикләве белән килешми һәм 1920 елның 19 маенда «Автономияле Совет Башкорт республикасының Дәүләт төзелеше турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы карарына каршы протест йөзеннән, үз вазыйфасын калдырып, Урта Азиягә китә. Аннары 1923 елда Әхмәтзәки Вәлиди белән бергә Совет Россиясеннән китә.

Әфганстанда, Иранда, Һиндстанда һәм Европа илләрендә ике еллык сәяхәтеннән соң, 1925 елдан Инан Төркиядә кала. Шунда калган гомерен үткәрә. Ул тюркология институтында, 1933-1944 елларда — Төрек лингвистика җәмгыятендә, 1955-1961 елларда — Әнкара университетында, 1964-1971 елларда — Төркия мәдәнияте институтында эшли. Истанбулда тюркология институтында, Төрек лингвистик җәмгыятендә, дин Департаментында, мәдәният институтында эшли. Университетта ул алтай, якут, тува һәм хакас телләрен укыта. Полиглот буларак ул төрки телләрне генә түгел, гарәп, алман һәм фарсы телләрен дә яхшы белгән. Бу телләрдәге төп нөсхәләр белән эшләү аңа этнология, халык гореф-гадәтләре, телдән халык иҗаты һәм күп кенә төрки халыкларның мөселман диннәре тикшеренүләренең тирәнлегенә ирешергә мөмкинлек биргән.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инан төрки энциклопедия белгече, 350 дән артык фәнни мәкаләләр авторы. Ю.Балагасунскийның «Кутадгу белек», М. Кашгарскийның «Китабе деде-и Коркут», половец сүзлеге «Кодикус куманикус», «Чингиснаме», Кыргызстанның «Манас» эпосы һ. б. мөһим төрки язма истәлекләрне Инан фәнни анализлады һәм интерпретацияләде.

60 елдан артык вакыт эчендә үзенең фәнни эшчәнлегендә төрки тарих, этнография, фольклор, тел белеме һәм әдәбият белеме, философия буенча 300 дән артык фундаменталь эш булдырган. Абдулкадир Инанның «Башкорт моңы», «Акшан-батыр», «Моңлы төн» әсәрләрендә башкорт халкының үткәнен искә алалар.

Аның фәнни тикшеренүләре төрки халыкларның тарихына, этнологиясенә һәм тел гыйлеменә, Урал-Идел буе һәм Себердә ислам диннәре проблемаларына һәм Ислам таралышына багышланган иде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абдулкадыйр Инанның этнологик, дини һәм хокук белеме үсешендә фәнни идеяләренең әһәмияте/Дамир Валеев(үле сылтама)
  2. Урал Арты Башкортстаны. Коншак районы(үле сылтама)
  3. М. Шумилова, 2009
  4. Абдулкадир Инан. Пер. Л. Аралбаевой, archived from the original on 2021-01-16, retrieved 2021-02-24 
  5. Инан Абдулкадир

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габделкадыйр Инан. Библиографик күрсәткеч. «Гыйлем»Нәшрияты. Уфа, 1996. 62 бит.
  • Инан А. Шаманизм тарихта һәм бөгөн. Өфө, 1998.(башкорт телендә)
  • Tarihte ve bugun samanizm. Materyaller ve Arastirmabar. III Baski. Abdulkadir Inan. Ankara, 1986 — 8:64.
  • Россия эмиграциясе тарихыннан: А.-З. Вәлидовның һәм М. Чокаевның хатлары (1924-1932 еллар). — Мәскәү, РАН, 1999.
  • Башкортстан: Кыскача энциклопедия. Уфа, 1996.