Габделлатыйф Алкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделлатыйф Алкин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габделлатыйф Алкин
Туган телдә исем Габделлатыйф Алкин
Туган 1805(1805)
Иске Чәчкаб авылы, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлгән билгесез
Себер, Янәсәй губернасы
Милләт татар
Һөнәре татар дин көрәшчесе

Габделлатыйф АлкинТау ягында күренекле дин эшлеклесе.

Ул 1805 елда Зөя өязе Иске Чәчкаб авылында туа. Татарларда исламны саклауны Цивиль, Зөя, Тәтеш, ә соңрак Чистай, Лаеш, Спас өязләрендә җәелдерә.[1]

19 гасырның икенче яртысында Тау ягында бик көчле чукындырулар булган, татарның нинди газаплар күргәнлеген белми. Иске Чәчкаб авылы мулласы Габделлатыйф Алкин көчләп чукындырылган татарларны яңадан ислам диненә кайтару өчен Идел аръягында тиңе булмаган эшчәнлек алып бара – ул халык арасында эшли, урыс һәм төрек патшаларына хатлар яза, мәчетләр таләп итеп, имзалар җыя. Архив документларыннан күренгәнчә, аның 1865-1867 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1721 керәшен татары яңадан ислам диненә кайта.[2] Әлбәттә, аның мондый эшчәнлеге праваслау чиркәү әһелләрендә зур ризасызлык уята, алар Габделлатыйф Алкин өстеннән Казан губернаторына шикаять язып, аны 1867 елның маенда судсыз Себергә Янәсәй губернасына сөрдерүгә ирешәләр[3].

Габделлатыйф хәзрәт Турухан краеннан үзен яклап урыс хөкүмәтенә хатлар язса да, аны, дәүләт өчен аеруча куркыныч кеше, дип, яңадан туган якларына кайтармыйлар, аның соңгы язмышы билгесез.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Эзле Чәчкаб китабы, К.Галимов, Казан, 2004, 116-123 битләр.
  2. Эзле Чәчкаб китабы, К.Галимов, Казан, 2004, 118 бит.
  3. Татарская энциклопедия. Т. 1 – Казан, 2002, 111-112 битләр.
  4. Хәер, бу авыл гомер буе көрәшеп яшәгән, Фәүзия Бәйрәмова.