Мәҗит Гафури

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәҗит Гафури latin yazuında])
(Габделмәҗит Гафури битеннән юнәлтелде)
Мәҗит Гафури
Туган телдә исем Габделмәҗит Нургани улы Гафуров
Туган 1 август 1880(1880-08-01)
РИ, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран
Үлгән 28 октябрь 1934(1934-10-28) (54 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Яшәгән урын Гоголь урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе һәм «Рәсүлия» мәдрәсәсе
Һөнәре язучы, шагыйрь, журналист
Җефет Зөһрә Насыйрова
Балалар уллары Әнвәр, Халит
Ата-ана
  • Нургани хәлфә (әти)
  • Марзыя (әни)
Бүләк һәм премияләре   Хезмәт Батыры

 Мәҗит Гафури Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Мәҗит Гафури

Мәҗит Гафури, Габделмәҗит Нургани улы Гафуров (1880 елның 1 августы, РИ, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җилем-Каран1934 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — күренекле татар шагыйре һәм язучысы, татар әдәбияты классигы. Башкорт әдәбиятына нигез салучы. Башкортстан АССР халык шагыйре.   Хезмәт Батыры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1880 елның 1 августында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Җиде яшендә авыл мәктәбендә, соңыннан Зур Үтәш белән Кыешкы авылларындагы мәдрәсәләрендә белем ала.

Нәкъ шул вакытларда аның бер-бер артлы әтисе (1893), әнисе (1894) үлә, өйләнгән абыйсы Нурислам тәрбиясенә калган гаиләнең тормышы авырлаша, Габделмәҗит гаиләдән китә. 1898 елда Троицкидагы “Рәсүлия” мәдрәсәсендә, 1905 елда Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый һәм 1906 елда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә күчә. 1909-1912 елларда Мәҗит Гафури бары тик язу эше белән шөгыльләнә. Сатирик әсәрләре Ырынбурда чыккан «Кармак» журналында (1915-1917) басыла[2].

Инкыйлабтан соң язучы Уфада төрле газета редакцияләрендә, шул исәптән татар телендә чыгучы «Башкортстан» (хәзер «Кызыл Таң») газетасында корректор, тәрҗемәче булып эшли. Башкорт теленең язмасын булдыруда катнаша. Шул ук вакытта, шигырьләрдән тыш, “Кара йөзләр”, ”Тормыш баскычлары”, “Шагыйрьнең алтын приискасында “дигән повестьлар, “Кызыл йолдыз” пьесасын, ”Эшче” операсының либреттосын яза. Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.

1923 елда аның егерме еллык иҗат бәйрәме зурлап уздырыла, шул уңай белән әдипкә Башкортстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.

1931-1933 елда авыруы көчәя. Мәҗит Гафури 1934 елда Уфа шәһәрендә вафат булды.

Әдәби мирас[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәҗит Гафури бер генә телдә — татар телендә иҗат иткән. Совет чорында Мәҗит Гафуриның әсәрләре башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954-1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Җөмһүрият йорты каршындагы мәйданда Уфаның Ленин исемендәге паркында Мәҗит Гафури кабере.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Ишан шәкертләренә", 1902
  • "Себер тимер юлы"
  • "Башка мәмләкәтләрдә мөселманнарның хәле"
  • "Белем"
  • "Яшь гомер"
  • "Вакыт җитте", 1905
  • "Шатлык җыры", 1905
  • "Ирек дәверендә", 1905
  • "Бай", 1905 ("Бай", 1907)
  • "Ике кош", 1906
  • "1906 елның 1907 елга васыяте",
  • "Җиденче елның җавап"
  • "Безнең көн", 1907
  • "Үзе һәм халкым", 1912
  • "Мин кайда", 1912
  • "Бир кулыңны", 1920
  • "Сарыкны кем ашаган"

Хикәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Ярлылык белән үткән тереклек", 1904
  • "Ачлык ел яки сатлык кыз"
  • "Ярлылар, яки өйдәш хатын"
  • "Үги балалар"
  • "Онытылган җинаять"
  • "Сугышчы хатыны Хәмидә"

Повестьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Кара йөзләр", 1926
  • "Шагыйрьнең алтын приискысында", 1930
  • "Тормыш баскычлары".

Поэмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Эшче", 1921

Драмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Кызыл йолдыз", 1925

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атасы — Нургани хәлфә, анасы — Марзыя.
  • Бертуганнары — Нурислам, Мәһди, Әхсән, Суфия, Фатыйма.
  • Хатыны — Зөһрә Насыйрова (1892-1938), Килемнән тегүче кызы[4].
  • Уллары — Әнвәр (1910-1977) белән Халит (1919-1935)
  • Оныклар — Рәиф Әнвәр улы Гафури — техник фәннәр докторы, профессор; Халит Әнвәр улы Гафури — балалар өчен хикәяләр һәм шигырьләр иҗат итүче.
  • Оныкларының оныгы – Мирсәет Халит улы (1998).[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Мәҗит Гафури темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар