Габделмәңгыйм Әминов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделмәңгыйм Әминов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габделмәңгыйм Әминов
Г.Ш.Әминов.jpg
Туган телдә исем Габделмәңгыйм Шәкүр улы Әминов
Туган 15 февраль 1908(1908-02-15)
РИ, Самара губернасы, Яңа Үзән өязе, Савинка авылы
Үлгән 3 август 1968(1968-08-03) (60 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре физик-механик, галим
Җефет Асия Гобәйдуллина, табибә
Балалар ике улы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены, «Хөрмәт Билгесе» ордены
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Габделмәңгыйм Әминов, Габделмәңгыйм Шәкүр улы Әминов (рус. Абдул-Монгим Шакурович Аминов, 1908 елның 15 феврале, РИ, Самара губернасы, Яңа Үзән өязе, Савинка — 1968 елның 3 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — механик, физика-математика фәннәре докторы (1948), профессор (1949), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1957). Механик системаларның хәрәкәт тотрыклыгы буенча Казан гыйльми мәктәбенең әйдәп баручы вәкиле.
Төп фәнни хезмәтләре аэродинамикага һәм үзгәрүчән массалы җисемнәр механикасына багышланган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елның 2 (15 февралендә) Самара губернасы Яңа Үзән өязе (1920-елларда Идел буе алманнары АССРы Палласовка кантонына кергән, хәзер Волгоград өлкәсе Палласовка районы) Савинка авылында мөәзин гаиләсендә сигез баланың өченчесе булып туган. 19141921 елларда татар һәм урыс мәктәпләрендә белем ала. 19211924 елларда авыл хуҗалыгында эшли. 19241926 елларда Сарытауда ФЗӨ мәктәбе тибындагы уку йорты — Сарытау профтехмәктәбендә укый. Ике ел укыгач, әлеге уку йортында укытудан канәгать булмыйча, Казанга күчә, югары уку йортларына хәзерләү курсларына керә. 1928 елда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына кабул ителә, яңа оештырылган аэродинамика бүлеген тәмамлый (1932).

1932 елда Казанда авиация заводы төзелә башлый. Аны кирәкле кадрлар бедән тәэмин иү өчен, КДУның аэродинамика бүлеге нигезендә, 1932 елның мартында Казан авиация институты (А. Н. Туполев исемендәге КДТУ, хәзерге А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) ачыла. Институт ачуны башлап йөрүчеләрнең берсе профессор Н. Г. Четаев (19021959) була. Аның җитәкчелегендә Г. Ш. Әминов КАИда аспирантурада укый, теоретик механика буенча дәресләр алып бара. «Гаусс принцибына карата» темасына КДУда кандидатлык диссертациясе яклый (1935).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 19331936, 19411968 елларда Казан авиация институтында очкычлар төзү һәм аэродинамика факультетында укыта (19351936 елларда аэродинамика кафедрасында доцент, 19511963 елларда югары математика кафедрасы мөдире). КАИда сәгатьләр аз булу сәбәпле, КДУга күчә.
  • 19361941 елларда Казан дәүләт университетында, Н. Г. Четаев җитәкләгән механика кафедрасында укыта. Бу чорда ул аэродинамиканың стационар булмаган хәрәкәт проблемалары белән шөгыльләнә. «Тирбәлүче канат теориясе», «В. Томсон теоремасына карата» дигән фәнни хезмәтләрен бастыра.
  • Бөек Ватан сугышы елларында студентларны һәм аспирантларны фронтка алу нәтиҗәсендә, КДУда уку сәгатьләре саны кими. М. Ш. Әминов янәдән КАИга кайта, теоретик механика кафедрасы доценты итеп сайлана. «Кайбер механик системаларның тотрыклыгы турында» темасына КДУда докторлык диссертациясе яклый (1948), профессор дәрәҗәсе ала (1949).
  • 1950 елның 1 сентябрендә КАИның югары математика кафедрасы мөдире итеп сайлана. 13 ел эчендә кафедрада 2 докторлык, 12 кандидатлык диссертациясе яклана. Профессор Г. Ш. Әминов Казан аналитик механика гыйльми мәктәбенең җитәкчесе булып тора. Үзәк фәнни басмаларда фәнни хезмәтләре басыла. 1959 елда «Үзгәрүчән массалы каты җисем хәрәкәтенең һәм тотрыклыгының кайбер поблемалары» монографиясе басыла. Әлеге хезмәттә үзгәрүчән массалы каты җисем механикасы беренче тапкыр системалы рәвештә бәян ителә, хезмәтнең төп фикерләре классик механика, очу аппаратлары һәм гамәли фән — ракетодинамика үсешендә зур роль уйныйлар.
  • 1963 елдан теоретик механика кафедрасына кире кайта. Казандагы югары уку йортларында эшләүче галимнәрне берләштерүче теоретик механика буенча гыйльми-методик семинарны җитәкли. Соңгы фәнни хезмәтләре үзгәрешләре төркемләнгән системаның хәрәкәт тигезләмәләренә, охшаш үзгәрүчән җисемнәр һәм үзгәрүчән бериш җисемнәр динамикасына багышлана.
    1968 елның 3 августында Казанда вафат була.

Бүләкләре, мактаулы иемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәшһүр татар галимнәре. Казан: ТКН, 2011. ISBN 978-5-298-02090-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]