Габделрәүф Ниязбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделрәүф Ниязбаев latin yazuında])
Габделрәүф Ниязбаев
Туган телдә исем Габделрәүф Хәкимбай улы Ниязбаев
Туган 3 декабрь 1881(1881-12-03)
Ырынбур губернасы, Каргалы бистәсе
Үлгән 18 апрель 1920(1920-04-18) (38 яшь)
Стәрлетамак яки Ямансары, Стәрлетамак өязе
Милләт татар
Һөнәре драматург

Габделрәүф Ниязбаев – ХХ гасыр башында иҗат иткән татар драматургы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габделрәүф Хәкимбай улы Ниязбаев 1881 елда Ырынбур өязендәге Каргалы бистәсендә туа. Г.Ниязбаев, Каргалы мәдрәсәсенең рөшди өлешен тәмамлаганнан соң, Казанда Укытучылар мәктәбендә белем ала. Узган гасыр башында шул мәктәптә укыганда беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баса. Шәриктәшләре Гаяз Исхакый, Ильясбәк Кудашев, Гафур Коләхмәтев, Шакир Мөхәммәдъяров, Шәриф Сүнчәләйләр белән бергә татарча беренче спектакльләрне куюда катнаша.

1906 елның 22 декабрендә Казанда рәсми рәвештә оештырылган беренче театр уенында актив катнашкан бу егет тиздән пьесалар тәрҗемә итү һәм татарча пьесалар язу эшенә дә керешеп китә. Аның берничә пьесасы «Сәйяр» һәм башка труппалар тарафыннан сәхнәләштерелә.

Татар театрлары һәм сәхнә әсәрләре тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Һәнүз Мәхмүтов аның 1906 елның мартында кайбер пьесаларны татар сәхнәсендә куярга рөхсәт сорап Казан губернаторы исеменә язган ике хаты тапкан. Шул хатларында ул Н.Гогольнең «Өйләнү», «Ревизор» комедияләрен, татар драматургларының «Кызганыч бала», «Өч хатын берлән тормыш», «Оят, яки Күз яше» һ.б. пьесаларын сәхнәләштерергә рөхсәт бирелүен үтенә, һәм берничә пьесаны, шул исәптән «Өйләнү»не куярга рөхсәт ала.

Соңрак ул үз туган төбәгендә һәм Урта Азия уку йортларында балалар укыта. Театр белгечләре аның биш драма әсәре язганлыгын әйтәләр. Шулардан ике әсәре «Сәйяр» труппасы тарафыннан, берсе Ырынбур татар драма театры тарафыннан сәхнәләштерелгән. «Сәйяр»дә Габдулла Кариев җитәкчелегендә куелган пьесалары — «Беренче таң» белән «Борадарән Галимевләр» (автор кушкан исеме «Көчлеләр һәм көчсезләр»). Ырынбурда уйналган пьесасы «Кара көннәр» дип аталган.

1920 елда Эстәрлетамак шәһәрендә вафат була. Соңгы эш вазифасы — Башкортстан мәгариф комиссариаты инспекторы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]