Габделхак Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхак Галиев latin yazuında])

Габделхак Галиев (Габделхак Гали улы Галиев, 2 август 1916, Саба районы Олы Нырты1990) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галиев Габделхак Гали улы 1916 нчы елның 2 нче августында Саба районы Олы Нырты авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1934 нче елда “Кремль” колхозының гади колхозчысы буларак башлый. 1936 елда хисапчылар курсын тәмамлый.

1941 нче елның июнендә үз теләге белән фронтка китә. 1942 нче елда, каты яраланып, туган авылына кайта. Авылдашлары аны колхоз җитәкчесе итеп сайлап куялар. Берничә елдан ул Теләче районы җир эшләре бүлеге мөдире итеп күчерелә. 1953 нче елда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, аннары район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

1956 - 1961 нче елларда Габделхак Гали улы Кызыл Йолдыз машина-трактор станцииясе, аннары Балык Бистәсе техникаларны ремонтлау станциясе директоры булып эшли. 1961нче елдан 1977 нче елга кадәр ул Ленин исемендәге совхоз директоры була. Үзе җитәкләгән хуҗалыкта даими рәвештә югары икътисадый күрсәткечләргә ирешүе өчен, 1966 нчы елда Габделхак Гали улы Социалистик Хезмэт Герое исеменә лаек була.

Габделхак Гали улы берничә тапкыр халык депутатларының район Советы депутаты итеп сайлана.

1990 нчы елда вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]