Габделхак Игебаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделхак Игебаев latin yazuında])
Габделхак Игебаев
Абдулхаҡ Игебаев
Туган телдә исем Габделхак Хаҗмөхәммәт улы Игебаев
Туган 2 июль 1930(1930-07-02)
Күсәй, Җылаер кантоны, БАССР
Үлгән 27 сентябрь 2016(2016-09-27) (86 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы РСФСРССРБРФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Балалар кызы Фәния Игебаева, УДАУ доценты[1]
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1991)
Г. Сәләм исемендәге премия (1968)
Салават Юлаев ордены (2005)

Габделхак Игебаев (тулы исеме Габделхак Хаҗмөхәммәт улы Игебаев, баш. Абдулхаҡ Хажмөхәммәт улы Игебаев) – язучы, БР халык шагыйре (2010), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1991).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 2 июлендә БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Башкортстанның Баймак районы) Күсәй авылында туган. Балалар йортында тәрбияләнә. Темәс педагогика укуханәсен (1946), Уфа педагогия институтын (1950), Мәскәүдә әдәбият институтын (1971) тәмамлый.

1950-1969 «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «Пионер» журналында әдәби хезмәткәр,

1971-1990 «Агыйдел» журналында бүлек мөдире булып эшли.[2]

2016 елның 27 сентябрендә Уфада вафат[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләре 1948-1949 елларда республика газеталарында күренә башлый. Беренче китабы – «Яшьлек җыры» шигырьләр җыентыгы (1954).

А. Игебаев - лирик шагыйрь, шуңа күрә аның беренче шигырьләренә яшьлек дәрте белән сугарылган лиризм, юмор хас. Соңрак язылган әсәрләре югары гражданлык пафосы, хис-тойгылар тирәнлеге белән аерылып тора.[4]

Билгеле поэмалары: «Корея кызы», «Гаилә шатлыгы», «Ирәндек бөркете», «Урал тавышы», «Оран сала Җир-ана» рус, украин, кыргыз, татар, казакъ, үзбәк, якут телләренә тәрҗемә ителгән.[5]

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яшьлек җыры (1954)
  • Туган җир (1956)
  • Яңа чалымнар (1957, очерклар)
  • Минем сеңелем (1958)
  • Ирәндек бөркете (1959)
  • Акбүзат (1960)
  • Елмаегыз, йолдызлар (1964)
  • Алтын дулкыннар (1966)
  • Җиз кыңгырау (1968)
  • Урал тавышы (1969)
  • Сагына белә икән ташлар да (1972)
  • Кайда сайрый сандугачкай (1974; 2010)
  • Беләм җирем-суым кадерен (1976)
  • Кар өстендә учак кабыздым (1978, «Тәлгәшләр» җыентыгында)
  • Бәләкәч дусларыма (1979, балаларга)
  • Шигырьләр, поэмалар (1980)
  • Гөлләр сибәрдәй булам (1984)
  • Яшьлек илендә калам (Казан, 1997)
  • Сайланма әсәрләр.2 томда (2004-2005)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. Кәрим. Каләмдәш иптәшләргә хатлар. – Абдулхак Игебаевка. китапта: Күтәрелгән кояшка карап. Уфа, 1960, 78-83 бб.(башк.)
  2. Г. Рамазанов. Юл тынгысызларны ярата. Ағиҙел, 1975, № 12.(башк.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]