Эчтәлеккә күчү

Габделәхәт Хәбибуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделәхәт Хәбибуллин latin yazuında])
Әхәт Хәбибуллин
Туган телдә исем Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин
Туган 9 май 1952(1952-05-09) (73 яшь)
Түбән Чаллы, Ширәмәт районы, ТАССР, РСФСР / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы Россия
Һөнәре язучы

Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин (Әхәт Хәбибуллин; рус. Габдулахат Габдулхаевич Хабибуллин; 09.05.1952, Түбән Чаллы, Ширәмәт районы, ТАССР, РСФСР / ССРБ) — татар язучысы, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин, Сәҗидә Сөләйманова исемендәге (2010) премияләр лауреаты,[1][2][3] Самбо буенча СССРның спорт мастеры.[4]


Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин 1952 елның 9 маенда Ширәмәт районы (хәзерге Түбән Кама районы) Түбән Чаллы авылында колхозчы гаиләсендә уникенче бала булып туа.[5]

Нефть өлкәсендә озак еллар хезмәт куя.[6] Аның тормышы диңгез, нефть чыгару белән бәйле.[7]

Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Бөгелмә нефтьчеләр училищесын тәмамлый. 1970-72 елларда Кавказда хәрби хезмәттә була. Армиядән өч ел Әлмәт физкультура техникумында укый. 1976 елда Находка шәһәренә күченә. 1976-82 елларда балык тотучы «Лотос» дигән корабта хезмәт итә. 1982 елны ул Әлмәткә әйләнеп кайта. 8 ел нефтьче булып эшли. 1990 еллар башында төзелеш эшләре белән бәйле үзенсн шәхси оешмасын ача. Шул ук елларда Әлмәт, Түбән Кама, Казан газеталарында анын очерклары, хикәяләре күренә башлый.[4][5] Ул диңгез тормышы турында, көндәлекләренә нигезләнеп, әсәр яза башлый һәм 2001 елда аларны туплап «Ялгыш язмышлар» романы итеп «Матбугат йорты» нәшриятында бастыра.[5]

2008 елның гыйнварында Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.[5]

Бүгенге көндә Әлмәт каласында яши.[8]

Өйләнгән, хатыны — Наилә. Бер кызы һәм улы бар.[4]

  • «Чал Калатаулы Түбән Чаллы»,
  • «Ялгыш язмышлар» (2001)

Бүләк һәм премияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]