Габделәхәт Хәкимов
Габделәхәт Хәкимов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 27 сентябрь 1950 (72 яшь) Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институты |
Һөнәре | район башлыгы |
Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (1950 елның 27 сентябре, Комыргуҗа авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан)
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Габделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туа[1]. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972-1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. 1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була.
1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе.
II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Өйләнгән, ике кызы һәм улы бар.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены[2];
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены[3];
- Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
- Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 27 сентябрь көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Арча районында туганнар
- Район башлыклары
- Татарстан Дәүләт Советы депутатлары
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
- 4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Татарстан муниципалитетларының гамәлдәге җитәкчеләре