Эчтәлеккә күчү

Габдерәззак Миңгалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдерәззак Миңгалиев latin yazuında])
Габдерәззак Миңгалиев
Туган 10 апрель 1960(1960-04-10)
Олы Елга, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 7 гыйнвар 2025(2025-01-07)[1] (64 яшь)
Яшәгән урын Литвинов урамы[d], Казан[2]
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният институты
Һөнәре композитор

Габдерәззак Миңгалиев, Габдерәззак Нургали улы Миңгалиев (1960 елның 10 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Олы Елга2025 елның 7 гыйнвары, РФ, ТР, Балык Бистәсе районы,Масловка) — композитор, ТР композиторлар берлеге әгъзасы, «Татар жыры» фестивале лауреаты (2009). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

1960 елның 10 апрелендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында туган. 1980 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында хор-дирижерлык бүлегендә укыган[3]

2025 елның 7 гыйнварында Балык Бистәсе районы Масловка авылында вафат[3].

Ул иҗат иткән 400дән артык җыр татар эстрадасының танылган җырчылары репертуарында урын алган. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов («Тугры ат»), Зәйнәп Фәрхетдинова («Язгы моң»), Зөфәр Билалов («Чакыру», «Туган көн»), Гүзәл Уразова («Мәхәббәт теләгез», «Синсез үтте гомерем»), Илдар Хәкимов («Тату яшәүләргә ни җитә», «Пар канатлар югарырак оча»), Эльмира Сөләйманова («Югалтасым килми бәхетемне»), Рөстәм Закиров («Ялгыз алмагач»), Ландыш Нигъмәтҗанова («Көзге әрәмә»), Асылъяр («Сөю хакына») һ.б. танылган җырчылар башкара[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]