Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари latin yazuında])
Габдерәхим Утыз Имәни
Туган 1754(1754)
Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади авылы
Үлгән 1834(1834)
Тимәш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре шагыйрь
Җефет Хәмидә
Ата-ана
  • Госман бине Сәрмәки (әти)
  • Гафифә(?) (әни)

Габдерәхим Утыз Имәни – татар шагыйре, фикер иясе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утыз Имәни 1754 елда хәзерге Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе, Госман бине Сәрмәки, чыгышы белән хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кешесе, ә әнисе (кайбер мәгълүматларга караганда, аның исеме Гафифә булган) Утыз Имән авылы кызы булып, өйләнешкәннән соң алар Тимәш авылында яши башлыйлар. Ләкин Габдерәхим туганчы ук Госман үлеп китә. Ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта. Һәм шунда, әтисе йортында, бала таба. Берничә елдан соң, ул үзе дә дөнья куя. Шулай итеп, Габдерәхим, сабый чагында ук, ата-анадан ятим калып, туган тиешле бер җиңгәсе кулында тәрбияләнә.

  • Вильдан мулла мәдрәсәсенә йөри.
  • Ырынбур Каргалысына китә, анда Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әмин мәдрәсәсендә белем ала.
  • 1788 елда, гаилә белән, Урта Азия шәһәрләренә гыйлем өстәргә чыгып китә.

1898 елда Кашшафетдин әс-Сөлеки шагыйрьнең шигырьләрен туплап, Казанда Кәримовлар матбагасында “Китабы мөһиммәт әз-заман” дигән җыентык чыгарган.

2011 елны Гай шәһәре районара прокуратурасы (Ырынбур өлкәсе) мәхкәмәдән Габдрәхим Утыз-Имәни язган «Җәваһир әл-Бәян» әсәрен экстремистик әдәбият исемлегенә кертерүне таләп иткән.[1]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари китабы (Татарстан Китап Нәшрияты, Казан, 1986).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]