Габдрахман Искәндәрев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Искәндәрев latin yazuında])
Габдрахман Искәндәрев
Туган 15 июль 1898(1898-07-15)
Кече Рәс, Суыксу вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 9 май 1938(1938-05-09) (39 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Нариманов урамы[1]
1 нче хөкүмәт йорты[d][2]
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы

Габдрахман Искәндәрев (Габдрахман Идрис улы Искәндәрев, 15 июль 1898(1898-07-15), Кече Рәс, Суыксу вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе9 май 1938(1938-05-09) (39 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — административ-хуҗалык эшлеклесе. 1914-1917 елларда Алафузов фәбригендә кием кисүче. 1920-1923 елларда ТАССР эчке эшләр халык комиссариатында бүлек башлыгы, шуннан соң Арча (1923-1925) һәм Мамадыш (1926-1928) кантун башкарма кәмитиләре рәисе. 1929-1937 елларда ТАССР игенчелек халык комиссары.

1937 елның 20 августында, «советка каршы пантөрки оешмасы әгъзасы булуда», «корткычлык алып бару»да гаепләнеп, кулга алына. 1938 елның 9 маенда ССРБ югары суды хәрби коллегиясе карарыннан соң, атып үтерелә. 1957 елның июлендә аклана.[3]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]