Габдрахман Кәрәм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Кәрәм latin yazuında])
(Габдрахман Кәрам битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габдрахман Кәрәм
Туган телдә исем Габдрахман Хәбибулла улы Рәхмәтуллин
Туган 25 июнь 1878(1878-06-25)
Казан, Татарстан
Үлгән 1947(1947)
Казан, Татарстан
Һөнәре театр белгече

Габдрахман Кәрәм — театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдрахман Хәбибулла улы Рәхмәтуллин 1878 елның 25 июнендә Казан шәһәрендә туа. Яшьли әти-әнисе үлеп, Мифтах Иманкулов дигән бер кеше гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, Казанда мәдрәсә бетерә, аннары Төркиягә китеп, Истамбул университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә югары белем ала. 1905 ел инкыйлабы алдыннан ул Казанга кайта һәм шуннан соң үзенең бөтен гомерен һәм иҗади сәләтен татар театр сәнгатен үстерүгә багышлый.

Татар театр труппалары оешып килгән бер заманда, 1906 елның башында ук, “Йолдыз” газетасында ул Фатих Халидинең “Морат Сәлимов” һәм “Мәхрүсә ханым” исемле пьесалары турында беренче рецензиясен бастыра.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, Г.Кәрәм матбугат битләрендә татар театры тормышындагы һәр яңалыкка, һәр спектакльгә үзенең принципиаль карашын, мөнәсәбәтен белдереп бара, рецензияләрдә, театр труппаларының, бигрәк тә «Сәйяр» труппасының еллык эшчәнлегенә багышланган күзәтү мәкаләләрендә («Аң» журналы, 1914-1916), драма әсәрләренә һәм спектакльләргә кәнкрит тәхлил ясау, артистлар уенындагы уңай һәм кимчелекле якларга кәнкрит тукталу белән бергә, сәхнә әдәбиятының хасиятләре, жанрлары, иҗтимагый роле кебек теоретик мәсьәләләр турында да сүз кузгата һәм бу мөһим мәсьәләләрне заманына күрә гыйльми югарылыкта чишәргә омтыла.

Г.Кәрәм инкыйлабка кадәр «Сәйяр» труппасы өчен Шекспирның “Отелло” трагедиясен, “Король Лир” трагедиясен, М. Горькийның “Мещане” драмасын тәрҗемә итә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, егерменче еллар дәвамында, Г.Кәрәм “Эш”, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”, “Кызыл Шәрекъ яшьләре” газеталарына актив языша, аерым спектакльләр турындагы күп санлы рецензияләреләреннән тыш, татар театры тарихына, Г.Камал драматургиясенә, Г.Кариев, М.Мутин кебек сәхнә осталары иҗатына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләрен бастыра, урыс театр теоретигы В.Керженцевның “Творческий театр” исемле китабын татарчага тәрҗемә итә (“Иҗади театр”, Казан, 1921).

Г.Кәрәм 1947 елда Казанда вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]