Габдрахман Сәлимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Сәлимов latin yazuında])
Габдрахман Сәлимов
Туган 16 декабрь 1926(1926-12-16)
Күәм, Әтнә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 1990
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Һөнәре биюче, хореограф, либритис
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры һәм Каз канаты (халык бию ансамбле)

Габдрахман Фәрит улы Сәлимов 1926 елның 16 декабрендә Әтнә районы Күәм авылында мулла гаиләсендә туа. Атасы 1929 елда хөкүмәт заданиесен үтәмәгән өчен кулга алына һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1930 елда ул вафат була. Кечкенә Габдрахман һәм тагын ике бала әниләре тәрбиясендә кала. Аңа 10 яшь тулганда әниләре дә үлеп китә. Алар авылдагы ятимнәр тәрбияләү йортында тәрбияләнәләр. 1938 елда Габдрахман Күәмдә башлангыч мәктәпкә укырга керә, аннары тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. Әдәбият белән кызыксына башлый, шигырьләр, очерклар яза. Әмма аның бию сәнгатенә карата мәхәббәте көчлерәк булып чыга. Күәм мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул башта авылда хисапчы булып эшли. Аннары Күәмгә килгән концерт бригадасы артистларына ияреп, Казанга юл тота. 1942 елда Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына, әмма сәламәтлеге начараю сәбәпле, 1944 елда Казанга кайта һәм республика күчмә театрына эшкә урнаша, анда 1949 елга кадәр эшли. Шул елны Шәмсеруй Фәсхетдинова белән гаилә корып җибәрә. 1949 елдан башлап 1970 елга кадәр Габдрахман Сәлимов М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет труппасында эшли. Г.Сәлимов милли репертуарда гына түгел, рус һәм Көнбатыш Европа классик балетларында да бии. Концерт төркемнәре белән республика авылларында да чыгышлар ясый. Ул төрле милләт биюләрен бик яратып башкара. 1957 елда ул берничә автор белән берлектә Ә.Бакировның “Алтын тарак” либреттосын язуда катнаша. Ул 1971 елда “Су анасы” исеме белән куела. Анда Г.Сәлимовны авторлар исемлегенә кертмиләр. 1961 елда Г.Сәлимов Заһид Хәбибуллинның “Раушан” әкият-балетына либретто яза. Ул 1974 елда “Сихерләнгән малай” буларак яңадан сәхнәдә уйнала. Рәмзия Такташ: “Ул иҗат кешесе, талант иясе иде. Заһид Хәбибуллин белән Габдрахман Сәлимов татар балетының нигезен эшләүчеләрдән булдылар”,– дип исәпли. 1977 елдан вафатына кадәр диярлек Казан дәүләт университетының Студентлар клубы каршында оештырылган “Каз канаты” халык бию ансамбленең җитәкчесе була, татар халкының сәнгатен үстерүдә, аны яшь буынга җиткерүдә күп көч куя. 1987 елда Г.Сәлимовка Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Г.Сәлимов 1990 елда Казанда вафат була, Татар бистәсе зиратында җирләнә.