Эчтәлеккә күчү

Габдрахман Тайсугани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Тайсугани latin yazuında])
Габдрахман Тайсугани
Туган телдә исем Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин
Туган 1691(1691)
Мортыштамак, Минзәлә өязе, Уфа губернасы
Үлгән 1764(1764)
РИ, Ырынбур губернасы, Бөгелмә өязе, Тайсуган
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре язучы, мәгърифәтче
Ата-ана
  • Туймөхәммәт Бикчурин (әти)

Габдрахман Тайсугани (тәхәллүсе, тулы исеме Габдрахман Туймөхәммәт улы Бикчурин[1]) – татар язучысы, мәгърифәтче, хаттат.

1691 елда (1782 елдан Минзәлә өязе, хәзерге Сарман районы) Мортыштамак авылында туган. 1764 елда вафат. Абыйсы Әлмөхәммәт мулла (Әлмәтмулла) — Иске Әлмәт, Яңа Әлмәт (хәзерге Әлмәт шәһәре) авылларына нигез салучы.

Мөселман халыкларының баш күтәрү (17551756 еллар) җитәкчесе Батырша хәзрәттән (Габдулла Туктаргали улы Галиев), ул Тайсуган мәдрәсәсендә укытканда[2], белем алганлыгы мәгълүм[3].

Тайсуган авылы (хәзерге Әлмәт районы) мәчетендә имам һәм мөдәррис була.

Шигырьләр[4], «Меннә шәрхе», «Бостан әл-факия», «Әл-әфетбах», «Васыятьнамә» китапларын язган. Аларны мәдрәсә шәкертләре өйрәнгән.

Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Морад Рәмзи хезмәтләрендә тәрҗемәи хәленә караган мәгълүматлар очрый. Шәҗәрәсе бар.

  1. Татар энциклопедия сүзлегендә Габдрахман Туймөхәммәт улы Тайсугани дип бирелә.
  2. Золотой фонд. almetraion.narod.ru(рус.)
  3. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы: «Идел-Йорт», 2000, 29 бит
  4. Бер шигыре Ризаэддин бине Фәхреддинның «Асар» җыентыгында басылган (Ырымбур, 1901)
  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 29 бит.