Габдрахман Таһирҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Таһирҗанов latin yazuında])
Габдрахман Таһирҗанов
Туган телдә исем Габдрахман Таһирҗан улы Таһирҗанов
Туган 7 февраль 1907(1907-02-07)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Морзалар
Үлгән 18 декабрь 1983(1983-12-18) (76 яшь)
СССР, РСФСР, Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре әдәбият галиме
Җефет Фатыйма Муса кызы Бигиева
Балалар кызы Асия, улы Мөхәммәт
Ата-ана
  • Таһирҗан (әти)
  • Шәмсеруй (әни)
Бүләк һәм премияләре «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале

Габдрахман Таһирҗанов, Габдрахман Таһир (Таһирҗан) улы Таһирҗанов (1907 елның 7 феврале, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Морзалар1983 елның 18 декабре, СССР, РСФСР, Ленинград) — әдәбият галиме— көнчыгышны өйрәнүче, Санкт-Петербург университетының фарсы, гарәп һәм төрек телләре укытучысы, филология фәннәре докторы (1970), профессор (1972).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдрахман Таһирҗановның яшь вакыты

1907 елның 7 февралендә[1] Казан губернасы Тәтеш өязе (Татарстанның хәзерге Апас районы) Морзалар авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе — авыл мәчетенең мәзине Таһирҗан хәзрәт, әнисе Шәмсеруй. Туганнары: абыйсы Абдулла, энеләре Зәки, Талха (1924—2000)[2], сеңелләре Хөснурый, Рабига.

Габдрахманны әтисе 4 яшендә мәдрәсәгә бирә, монда төрек телен өйрәнә башлый. 7 яшендә Урта Балтайда укуын дәвам итә, биредә гарәп язуына төшенә. Буа мәдрәсәсен тәмамлый. 1921 елда ачлыктан качып, Сормовода кыш уздырганда һәм Мәскәүгә төзелешкә киткәч, рус телен ныгыта. Соңыннан эш эзләгәндә Мәскәү, Баку, Ашхабад, Ташкентта була. Бу еллар дәвамында үзлегеннән белем алу белән шөгыльләнгән. Бакуга бәхет эзләп баргач, азәрбайҗан егетләреннән аларның туган телен өйрәнә.

Урта Азиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашхабад шәһәренең автомашиналар ремонтлау мастерскоенда хезмәт иткәндә төрекмән телен, китапханәгә эшкә күчкәч, үзлегеннән укып, төрекмән әдәбиятын үзләштерә. Социаль гигиена институтына эшкә чакырылгач, төрекмән авылларына сәфәр чыга. Төрекмәннәрнең матди һәм рухи мәдәниятен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен белә. Г. Таһирҗанов дәүләт банкы хезмәтләренә төрекмәнчә дәрес бирерлек дәрәҗәдә җирле халык телен тирән өйрәнгән. Үзбәк телен тиз өйрәнеп, Ташкентта машина-трактор станциясендә тәрҗемә эшенә алына — русча язылган инструкцияләрне җирле халык теленә күчерә. Өч елдан республиканың җир эшләре буенча халык комиссариатында үзбәкләрне укыта.

Ленинградта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елдан ул Ленинградта яши һәм эшли, гарәп шигърияте теориясе буенча дин белгече Муса Бигиевтан дәресләр ала. Бу елларда Җәмигъ мәчетендә иң яхшы Коръән укучы була.

1937 елда, утыз яшендә, А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетына фарсы теле бүлегенә имтихан тапшыру өчен килә. Ләкин ул елны университетның Фарсы бүлегенә студентлар кабул ителми, Г. Таһирҗанов гарәп теле бүлегендә гарәп телен үзләштерә башлый. Ярты елдан, гариза язып, үзе укырга теләгән фарсы бүлегенә күчә. Беренче курсны тәмамлаганда, академик И. Ю. Крачковскийга (Коръәнне тәрҗемә итүче) гарәп теленнән Гарәп бүлегенең тулы университет курсы өчен имтихан, үзлегеннән әзерләнеп, берьюлы 18 имтихан һәм зачет тапшыра һәм беренче курстан туп-туры өченче курска күчерелә. Университетта уку белән бер вакытта хореография училищесында төрекмән теле укыта. Диплом яклау өчен Г. Таһирҗанов Котб һәм аның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре темасына алына (фәнни җитәкчесе — көнчыгыш илләре тарихы, телләре һәм мәдәнияте белгече, СССР ФА әгъза-корреспонденты, Ленинград университеты профессоры Евгений Эдуардович Бертельс(рус.) (1890—1957). СССРда беренче булып, А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университеты студенты Г. Таһирҗанов Котб поэмасын әдәби планда өйрәнә башлый, азәрбайҗан шагыйре Низаминың (1141—1209) «Хөсрәү вә Ширин» әсәрен Котбның шул ук исемдәге поэмасы белән чагыштыра.

Котб һәм аның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Котб

Диплом эшен әзерләгәндә студент-тикшеренүче Г. Таһирҗанов азәрбайҗан шагыйре Низаминың «Хөсрәү вә Ширин»е Алтын Урда чоры шагыйре Котбның күңелен кузгалтканны, Котб поэмасын Алтын Урда укымышлысы Бәркә Фәкыйһ күчереп язганны, әлеге кулъязманың Мисырга, аннан Алеппо шәһәренең (хәзерге Сүрия) Гомәри мәчетенә, Париждагы милли китапханәгә күчеп йөрүен ачыклый. Поэманың эчтәлеге Идел буе шагыйре тарафыннан язылганлыкны мисалллар белән дәлилли. Котб бөек фикер иясенең поэмасын тәрҗемә итә-итә, әсәрне иҗади үзгәрткән, үстергән. Әсәрнең лексикасы, тел-стиле Идел буена хас төркилек, дөнявилык белән аерылып тора. Котб поэманы Тәнибәк Алтын Урда ханы булгач (1342) яза башлаган. Г. Таһирҗанов: Котб — классик фарсы һәм борынгы төрки әдәбиятлары, халык авыз иҗаты җирлегендә тәрбияләнгән шагыйрь, дип раслый.

Фәнни җитәкчесе Е. Э. Бертельс студентның тикшеренүләреннән, нәтиҗәләреннән канәгать кала һәм теманы тагын да үстерергә тәкъдим итә. Остазының сүзен тыңлап, Г. Таһирҗанов аспирантурада укырга кала, 1946 елда «Котб һәм аның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

Тарихтан – әдәбиятка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомере буена фарсы-татар тарихын, әдәбиятын өйрәнеп, анда булган барлык чыганаклардан файдаланган Габдрахман Таһирҗанов «Тарихтан – әдәбиятка» дигән хезмәтендә татарлар турында:

«Халкыбызның килеп чыгышын аныклаган чакта без, бер язма истәлекләр яисә гореф-гадәт күренешләре белән генә чикләнмичә, бүгенге фәннең күп төрле тармаклары ирешкән казанышларның барысыннан да төгәл файдаланырга тиешбез. Әйтик, Идел буенда яшәгән халыклардан хазар, болгар, бортас, угыз, кыпчак, һәм татар-монголлар турында гарәп-фарсы, әрмән, Византия тарихчылары һәм географлары хәбәрләрен, элекке төрки кабиләләрнең телләрен, шул телләрдә иҗат ителгән (сакланып калган) истәлекләрне энәсенән–җебенә кадәр белергә кирәк»

, дип искәртә[3].

1941 елда Ленинград университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Аны тәмамлагач, Кызыл Армиянең Мәскәүдә һәм Казанда урнашкан югары мәктәбендә иран теле укыта[4].

1946 елның 1 сентябреннән вафатына кадәр (1983) Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында өч кафедрада (шул исәптән, Иран филологиясе кафедрасында) фарсы, төрек һәм гарәп телләреннән дәресләр бирә, вузның ориенталистлар һәм тәрҗемәчеләр әзерләү эшенә зур өлешен кертә. Шулай ук СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлегендә эшли. 1969 елда «Рудаки» темасына докторлык диссертациясен яклый, филология фәннәре докторы һәм профессор дәрәҗәсен ала.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Профессор Габдрахман Таһирҗанов архивы Ленинградтан Казанга кайтарылып, ТӘҺСИ Мирасханәсендә саклана [5].

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

90нан артык фәнни эшенең 54е басылып чыккан, алар арасында биш китап һәм төрле күләмдәге һәм эчтәлектәге мәкаләләр бар. Күп еллар дәвамында Көнчыгыш факультеты китапханәсенең кулъязма фондын өйрәнү белән шөгыльләнә, шуның нәтиҗәсе буларак 1962 һәм 1967 елларда «Фарсы-таҗик кулъязмаларын тасвирлау» хезмәтләре басылып чыга. Рудаки, Фирдәүси, Низами, кайбер Һиндстан шагыйрьләренең биографияләрен һәм хезмәтләрен өйрәнә. XII—XV гасырлар төрки-татар әдәбиятына, аның гарәп һәм фарсы әдәбиятлары белән үзара бәйләнешенә багышланган хезмәтләрендә герменевтик һәм тарихи линиянең бердәмлеген раслый. Фирдәүси (930—1020) «Шаһнамә»сенең фәнни-тәнкыйди текстын әзерләүчеләрнең берсе. Кыргызларның «Манас» эпосы тарихы, болгар-татар этногенезы, Болгар мәдәнияте һәм әдәбияты, Азәрбайҗан шигърияте тарихы, үзбәк һәм төрек әдәбияты һәйкәлләре һ. б. буенча эшләре бар. Г. Таһирҗановның (фарсы телендәге) монографияләре һәм мәкаләләре Иранда һәм Әфганстанда басылып чыккан.

1983 елның 18 декабрендә Ленинградта вафат. Яңа Волков мөселман зиратында җирләнгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Фатыйма Муса кызы Бигиева, 1918 елда туган, 2006 елда вафат. Муса Бигиевның кияве булу Г. Таһирҗанов өчен куркыныч чыганагына әйләнгән. Күренекле галим гомер буе бер бүлмәле фатирда гаиләсе белән яшәргә һәм фәнни эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган. Балалары: кызы Асия, Ленинград университетының фарсы бүлеген тәмамлаган, этнография музее фәнни хезмәткәре; улы Мөхәммәт, физика-техника институтында хезмәт куя.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәмзә Бәдертдинов. Тормыш өйрәткән телләр. // Хәмзә Бәдертдинов. Татарстаннан читтәге татар галимнәре (Беренче кисәк). Йошкар-Ола: Мари полиграфия-нәшрият комбинаты, 2000 ел, 137-145нче бит. ISBN 5-87898-139-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Габдрахман Тахирзянов. 2021 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган. Буа мәдрәсәсе сайты(рус.)
  2. Тагирзянов Талха. pamyat-naroda.ru(рус.)
  3. Габдрахман Таһирҗанов. Тарихтан — әдәбиятка. К.: ТКН, 1979, 11 бит
  4. Абдурахман Тагирович Тагирджанов. Институт восточных рукописей РАН
  5. Фәнгә багышланган гомер: Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовларның 80 яшьлегенә.(төзүче һәм җаваплы мөхәррир – Э. И. Сафина). Казан: ТӘһСИ, 2017. – 15нче бит. ISBN 978-5-93091-215-9