Габдрахман (Әлмәт районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман (Әлмәт районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габдрахман
Нигезләнү датасы 1747
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Нәрсәнең башкаласы Габдрахман авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Габдрахман авыл җирлеге[d][1], Бөгелмә өязе, Әлмәт районы һәм Уфа провинциясе
Халык саны 1687 (2016)[2]
Почта индексы 423441

ГабдрахманТатарстан Республикасының Әлмәт районындагы татар авылы. Зәй елгасы буенда урнашкан.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлмәт шәһәреннән 18 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Авыл аркылы Р239 автомобиль юлы уза[3].

Халык саны — 1715 кеше.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кама аръягының көньяк-көнчыгышындагы күпчелек авыллар кебек үк, Габдрахман авылы да XVIII йөзнең беренче яртысында барлыкка килгән. Авылга нигез салучы булып Надыр Уразмәтовның[4] туганы Габдрахман Бикмәтов (Бикмөхәммәтов) (1678-1748) санала. Икенче юрама буенча, авыл 1728 елда Самара ягындагы Гали авылы кешеләре тарафыннан нигезләнгән[5].

Габдрахман авылындагы мәчет беренче тапкыр 1749 елда телгә алына[6].

Җанисәпнең икенче (1747) ревизиясе буенча, авылда 36 җан ясаклы татар[7], ә өченче (1762 ел) ревизия материаллары буенча, 22 җан ясаклы татар яшәгән[8]. Алар старшина Йосыф Надыров командасына кергәннәр. Күпчелеге чыгышлары белән Казан өязеннән, Надыр Уразмәтов белән туган булып, Казан ханлыгы тарханнары токымыннан булганнар. Дүртенче (1782 ел) ревизия буенча, Габдрахман авылында 52 җан типтәр һәм 12 җан ясаклы татар теркәлгән[9]. Сигезенче (1834) ревизия буенча, 183 җан типтәр һәм 94 җан башкорт сословиясенә кергән ир-ат исәпләнә. 1859 елда Габдрахман авылында 817 җан ир-ат булган.

Алдагы җанисәп язмаларында авыл халкы үзен татар дип терки.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне була; һәр чәршәмбе саен базар оештырыла[10].

Бу авылда Үзәк диния нәзарәтенең икенче мөфтие Габдессәлам бине Габдеррәхим бине Габдеррахман бине Мөхәммәд әл-Бөгелмәви әл-Габдери туган[11]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1762[12]1782[12]1795[12]1859[12]1889[12]1897[12]1910[12]1920[12]1926[12]1938[12]
73103180817131114221851200918381826
1949[12]1958[12]1970[12]1979[12]1989[12]2016[2]
143216561560154713001687

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[13]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[14]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. 2,0 2,1 http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  3. Татар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җав.мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2010. 2 т.: Г-Й. б.9.
  4. https://zen.yandex.ru/media/liliyagabdrafikova/kak-tatarin-iz-zakazania-upravlial-zakamem-ob-osnovatele-nadyrovskoi-volosti-pervom-neftianike-nadyre-urazmetove-5fbf5aab0b4af80149dc3ef6
  5. https://almet-history.tatneft.ru/naselennie-punkti/a---zh/abdrahmanovo?lang=ru
  6. Татар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җав.мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2010. 2 т.: Г-Й. б.9.
  7. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722-1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 65. — 192 с. — ISBN 978-594981-351-5.
  8. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722-1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 79. — 192 с. — ISBN 978-594981-351-5.
  9. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722-1782 гг.) / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 176, 128. — 192 с. — ISBN 978-594981-351-5.
  10. Татар энциклопедиясе: 6 томда /Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җав.мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2010. 2 т.: Г-Й. б.9.
  11. Ш.Б.Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). Казан, Татар.кит.нәшр., 1989. б.214.
  12. 12,00 12,01 12,02 12,03 12,04 12,05 12,06 12,07 12,08 12,09 12,10 12,11 12,12 12,13 12,14 Татар энциклопедиясе — 2002.
  13. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  14. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.