Габдулла, Гөлбану

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла, Гөлбану latin yazuında])
Габдулла, Гөлбану
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Габдулла, Гөлбану — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар түгәрәкләнеп кулга-кул тотынып басалар. Уртада бер бала калдырыла. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар: Син уртада, без кырыйда
Әйләнәбез, Габдулла.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Шуны эшләргә кала.

Уртада кыз бала булса, мондый эчтәлекле җыр җырлана:

Син уртада, без кырыйда
Әйләнәбез, Гөлбану.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач, уртадагы бала берәр хәрәкәт ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлый. Әгәр бу хәрәкәтне дөрес ясамаучылар булса, аның берәр әйберен алалар. «Гаепләнүчеләр» 3—4 булганчы уен шул рәвешчә кабатлана. Аннан аларга җәза бирелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]