Габдулла Буби

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Буби latin yazuında])
Габдулла Буби
Туган телдә исем Габдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин
Туган 9 ноябрь 1871(1871-11-09)
Вятка губернасы, Сарапул өязе, Иж-Бубый
Үлгән 7 февраль 1922(1922-02-07) (50 яшь)
ТАССР, Әгерҗе кантоны, Иж-Бубый
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Һөнәре мөгаллим, мөдәррис, фәйләсүф
Балалар улы Фаикъ,
кызлары Галия, Ситдыйка
Ата-ана
  • Габделгалләм Нигъмәтулла улы, имам (әти)
  • Бәдрелбанат Иманкул кызы (әни)
Сайт http://tat.medresebubi.ru/

Габдулла Буби, Габдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин-Буби (1871 елның 9 ноябре, Вятка губернасы, Сарапул өязе, Иж-Бубый1922 елның 7 феврале, шунда ук) — педагог, җәмәгать һәм мәгърифәт эшлеклесе, фәйләсүф, Иж-Бубый мәдрәсәсе җитәкчеләренең һәм мөгаллимнәренең берсе, дәреслекләр төзүче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1871 елның 9 ноябрендә Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның (хәзерге ТР Әгерҗе районы) Иж-Бубый авылында югары абруйлы имам-мөдәррис Габделгалләм Нигъмәтулла улы (1834-1909) гаиләсендә туган. Әнисе Бәдрелбанат Иманкул кызы (1838-1922) Уфа губернасы Минзәлә өязе Чебенле авылы имамы кызы, гарәпчә, фарсыча бик яхшы белемгә ия булган, хөрмәтле абыстай. Абыйсы Гобәйдулла (1866-1938), апасы Мөхлисә (1869-1937). Габдулла төпле белемне әтисенең мәдрәсәсендә ала. Өлкән сыйныфларда укыганда ук әтисенә шәкертләр укытуда ярдәм итә башлый. Укытуның эчтәлеген һәм укыту алымнарын үзгәртәсе килү теләге шул вакытларда барлыкка килә. Кайбер гарәпчә язылган дини дәреслекләргә шәрехләмәләр яза һәм укытуның кадими алымнарын тәнкыйть итә. Диннәрне чагыштырып өйрәнә, кайбер мәкаләләрендә христиан динен тәнкыйтьли. 1895 елда Иж-Бубый мәчетенең сигезенче имамы итеп сайлана. 1902 елга Иж-Бубый авылында ир балалар һәм кыз балалар өчен аерым мәктәп-мәдрәсә оештырылып бетә. Кыш көне ир балаларның саны 200гә, кыз балаларның саны 300гә җитә. Бертуган Бубилар укыту программаларын камилләштерәләр (элек кулланылган 30 дәреслекнең 4есен генә калдырып, яңаларны үзләре яза), яңа фәннәр кертәләр (барлыгы 24 предмет укытыла, кыз балаларга 27 фән керә) [1], кыз балалар өчен өстәмә сыйныфлар ачалар (1907 елда кызлар өчен 7 сыйныф була: 3 рус-татар сыйныфы, 4 рус сыйныфы). 1903 елдан мәдрәсәдә рус теле дә укытыла башлый[2]. 1905-1907 елларда Габдулла Буби, зур тырышлык куеп, уку елы азагында башлангыч татар мәктәпләрендә укыту хокукы бирүче таныклык тапшыра торган хатын-кызлар өчен һәм ир-егетләр өчен икееллык рус-татар мәктәпләре ачуга ирешә. Шул елларда Төркиягә, Гарәбстанга сәяхәт кыла, Бәйрутта тукталып, гарәп теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен камилләштерә.

Иж-Бубыйда яшәгән йорты

Мәдрәсә җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илгә кайткач, ел саен Минзәлә һәм Мәкәрҗә ярминкәләренә барып, үз кул астындагы мәдрәсәләр өчен иганә җыю оештыра. Бертуган Бубиларның мәгариф өлкәсендәге алдынгы башлангычларын хуплаучы иң эре меценат Мөхәммәтсадыйк Гайсә була (аның акчасына мәктәп биналары яңартыла, мәктәп өчен аерым ашханә бинасы төзелә). Ул бөлгенлеккә төшкәч, мәгърифәтчеләргә Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов ярдәмгә килә (аның акчасына иске биналар урынына ике яңа бина төзелә, мәдрәсәләр жандармерия тарафыннан ябылганчы, барлык чыгымнарны каплап бара). Химаяче Әхмәтҗан Габделкәримов мәдрәсә биналары төзү өчен зур җир кишәрлеге бирә.

Философ-публицист, дини реформатор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904-1906 елларда Габдулла Буби, «Хакыйкать, яхуд Тугрылык» исемле фәлсәфи-дини очерклар язып, публицист һәм дини реформатор буларак танылу ала. 1910 елга хәтле 20дән артык мәкалә язган. Ләкин аның мәкаләләрен бастыру тыела, алар яшьләр арасында кулъязма сыйфатында тарала. Мәкаләләрендә татар халкын гасырлар буена артта калудан беренчел, чиста ислам гына коткара ала дигән фикер үткәрә. Ислам социаль хокуксызлыкка каршы тора ала, туганлык һәм тигезлек принципларын ныгыта, дип исәпли. Һәрбер мөселман өчен мәҗбүри булган зәкят мөселман өммәтенең күп кенә проблемаларын чишә ала, дип уйлый. Зәкят түләүдән качучы байларны тәнкыйтьли. Татар сәүдәгәрләре арасында киң таралган хәйләне ачып сала. Мисал өчен, йөз мең сум капитал иясе ике мең ярым сум зәкят түләргә тиеш. Ләкин бу хәтле сумманы бирергә теләми. Аларга ярдәм итүче муллалар табыла. Алар тиешле сумманы ала, йөз сумын үзендә калдырып, калганын акча иясенә кире «бүләк итә». Әлеге мәсьәләдә Габдулла Буби үзенә дошманнар җыя. “Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы дәгелме” дигән китабы актуаль булган дини проблемалар күтәрелгән. Галимнең әлеге бибәһа хезмәте 1909 елда басылып чыкканнан соң, бик күп мөселманнарның күзләре ачылуына һәм йөрәкләре фикер коллыгыннан азат ителүенә сәбәпче булган. Бу китапта беренчеләрдән булып күренекле татар галимнәре Г. Курсави, Ш. Мәрҗани күтәреп чыккан тәкълид һәм иҗтиһад мәсьәләләре энәсеннән җебенә кадәр җентекләп аңлатылган, халыкка хаклык, туры юл күрсәтелгән. Г. Буби фикеренчә, мөселманнар мәзһәбләргә сукырларча иярергә тиеш түгел, ә үзләре Коръән һәм хәдисләрдән дини сорауларына җавап эзләргә тиеш.

Кулга алыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911 елда, панисламизмда, хөкүмәткә һәм русларга каршы булуда гаепләнеп, төрмәгә ябуга хөкем ителә. Кем тарафыннандыр рәсемдәге патшаның күзләре чокылуны, мәчеттә җомга намазларында патшага исәнлек-саулык сорамауны гаеп итеп тагалар. Дусларының, 50 мең сум залог биреп, аны иректә калдыруны соравы хакимият тарафыннан кире кагыла.

Кытайда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәефе төшкән Габдулла Буби 1913 елда гаиләсе белән Кытайның Голҗа шәһәренә китә. Анда барлык энергиясен биреп, буш урында өр-яңа татар мәдрәсәсе оештыра. Кыз балаларга да әлеге уку йортында укырга рөхсәт ителә. Каты авырып киткәндә дә, дәресләрне өзми: өенә чакырып укыта.

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Февраль инкыйлабыннан соң Россиягә кайта. 1917-1918 елларда Ырынбур губернасы Троицк шәһәрендә сәүдәгәр Яушевларның акчасына ачылган хатын-кызлар өчен укытучылар семинариясендә укыта. Апасы Мөхлисә Бубый, энесе кайту белән, үзе җитәкләгән кызлар мәдрәсәсен аңа тапшыра. Бер ел дәвамында фәнни эшчәнлек алып бара, телләр өйрәнү буенча методик әсбаплар яза, М.Е. Салтыков-Щедрин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. 1918 елның җәендә туган авылындагы мәктәпне янәдән торгыза башлый. 1919 елда укытучылар өчен җәйге курслар оештыра, зыялылар корылтае үткәрә, төбәкнең руханилары җыенын оештыра. Аның тырышлыгы белән авылда икенче баскыч мәктәп ачыла. 1922 елның 7 февралендә Иж-Бубыйда туберкулёздан вафат.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Хөснифатыйма (1882-1941, Казан),[3] 1929 елга кадәр Иж-Бубый мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Кызлары:

кызы Газия Зариф кызы Акчурина (1928), медицина фәннәре кандидаты, күз табибы. Мәскәүдә яши.
кызы Нелли Рен кызы Вассер (1938), медицина фәннәре кандидаты, микробиолог, 35тән артык фәнни хезмәт авторы. Санкт-Петербургда яши.
  • улы Сергей.[4]
улы Генрих Рен улы Вассер (1939), Санкт-Петербургда яши, инженер-конструктор.
улы Әнвәр Минскида яши.
  • тагы өч бала.[5]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мөхәммәт Мәһдиев. Буби мәдрәсәсе. «Казан утлары», 1969 ел, № 12.
  2. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе (тарихи-документаль җыентык, төзүчеләр Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов). К.:«Рухият», 1999.
  3. Гимазова Р.А. Просветительская деятельность Нигматуллиных-Буби. К., 2004.
  4. Шәхесләребез — Знаменитые личности: иторико-биографический сборник. Дайджест (төзүчеләр Азат Ахунов, Җәүдәт Миңнуллин). К.:«Җыен», 2013. ISBN 978-5-902783-28-2
  5. Махмутова А. Х. Лишь тебе, народ, служенье!: история татар. просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби / А. Х. Махмутова. — Казань : Магариф, 2003. – 453 с. ISBN 5-7761-1294-X (русча)
  6. Махмутова А. Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! : джадидизм и жен. движение . Казань : Татарское книжное издательство, 2006. – 252 с. ISBN 5-298-03992-8 (русча)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]