Габдулла Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Гарифуллин latin yazuında])
Габдулла Гарифуллин
Туу датасы 3 гыйнвар 1925(1925-01-03)
Туу урыны ТАССР Арча кантоны, Янгул авылы
Үлем датасы 1 август 2002(2002-08-01) (77 яшь)
Үлем урыны Балтач районы
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Гаскәр төре Артиллерия артиллерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, сержант
Җитәкчелек иткән орудие расчеты
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1947

Габдулла Гарифуллин, Габдулла Гарифулла улы Гарифуллин, рус. Гарифуллин Габдулла Гарифуллович (1925 елның 3 гыйнвары, Татарстан АССР, Арча кантоны, Янгул2002 елның 1 августы, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (1946), тупчы, сержант. Берлинны алганда каһарманлык күрсәткән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.Г. Гарифуллин. 1987
Г.Г. Гарифуллин. 2001

1925 елның 3 гыйнварында Татарстан АССР Арча кантоны (хәзерге Балтач районы) Янгул авылында крестьян гаиләсендә туган. Балачагыннан ятим кала. Янгулда тулы булмаган урта мәктәпне, Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендә фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен (1940) бетергән. 1941-1942 елларда Чиләбедә трактор заводында, «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгында (Балтач районы) эшләгән. 1942 елның августыннан Кызыл гаскәрдә хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Волхов фронтында туп коручы булып хезмәт итә. 1нче Белоруссия фронты 5нче удар армия, 6нчы артиллерия корпусы, 2нче артиллерия дивизиясе, 20нче җиңел артиллерия бригадасы, 54нче җиңел артиллерия полкы орудие командиры. Сержант. 1943 елның мартында Ленинград камалышын өзү өчен барган сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 3нче Балтик флоты һәм 1нче Белоруссия фронты составында Эстонияне, Латвияне, Литваны, Көнчыгыш Пруссияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлинны алу өчен барган сугышларда катнаша.

Берлинны алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның 23 апрелендә Берлин биналарының берсенең түбәсенә кызыл әләм беркеткән. Бер тәүлек эчендә аның җитәкчелегендәге расчет дошманның 9 станоклы пулеметын, 1 тубын, 8 фаустнигын, берничә дистә автоматчысын юк итә. 1946 елның 15 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елның 1 августында Янгулда вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей хезмәткәрләре булып кыланган җинаятьчеләр, аның орденнарын муляжга алмаштырып, үзләштерәләр, ләкин тотылалар [1]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Янгулда урамга исеме бирелгән.
  • Янгул мәктәбе диварына истәлек тактаташ беркетелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
  2. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  3. Балтач энциклопедиясе. 2 китап. Казан, 2010.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]