Габдулла Дәүләтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Дәүләтшин latin yazuında])
Габдулла Дәүләтшин
Туган 20 декабрь 1894(1894-12-20)
Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 12 декабрь 1963(1963-12-12) (68 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре инкыйлабчы
Эш бирүче Хөсәения мәдрәсәсе

Габдулла Сибәгатулла улы Дәүләтшин (Габдулла Дәүләт; 1894-1963) — башкорт милли һәм революцион хәрәкәте эшлеклесе.

Дәүләтшин Габдулла Сибәгатулла улы 1894 елның 20 декабрендә (башка мәгълүматлар буенча — 1894 елның 2 сентябрендә), Ырынбур губернасы Орск өязе Яңа Казак утарында (хәзерге Орск шәһәренең Яңа Казак бистәсе) казаклар гаиләсендә туа. Милләте буенча татар.[1].

1912 елдан Орск шәһәре берләшкән казак мәктәбендә укытучы булып эшли. 1916 елдан «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.

1917 елның май-июнендә Ырынбур крае Казак мөселманнары үзәк комитеты рәисе урынбасары була. 1918 елда РКП(б) га керә. Ватандашлар сугышында катнаша.

Большевикларның Башкорт хөкүмәте әгъзаларын кулга алганнан соң, 1918 елның 17 февралендә Ырынбур шәһәрендә революцион кәефле уч (?)башкорт яшьләре, шул исәптән «Дулкын» берлеге ағзалары(?), сул башкорт хәрәкәтенең яңа җитәкче органын — Башкортстан Вакытлы революцион советы оештыра. Аның рәисе итеп Габдулла Дәүләтшин сайлана.

1918 елдан Эшче-авылдаш Кызыл армиясенең Көнчыгыш фронты 1нче армиясенең 1-нче Аерым Идел татар-башкорт укчылар бригадасы штабында хезмәт итә.

1920-1921 елларда РКП(б)-ның Орск өяз комитетында эшли. Биредә «Ирек йолдызы» исемле татарча гәзит чыгаруны оештыра. Гәзитнең бер бите әдәбият һәм сәнгать мәсәләләренә багышланган. Орскида яшәүче Закир Рәмиев белән аралашып яши. Орскидан 1921 елның августында чыгып китә.

1920-нче еллардан белән И. В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәтчәннәренең коммунистик университетында укыта, ВКП(б) Үзәк комитеты каршындагы «Нәшрият» нәшриятендә, ССРБ халыкларының үзәк нәшриятендә хезмәтче була.

1930 елда Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында белем ала. 1934 елдан СССР Фәннәр академиясе Органик химия институтының директор урынбасары, нче елда СССР Фәннәр академиясенең Ерак Көнчыгыш филиалы (Владивосток ш.) гыйльми секретаре була.

1937 елдан ССРБ Әдәбият һәм нәшриятләр эшләре буенча баш идарә хезмәткәре була, 1941-1943 һәм 1953-1956 елларда Мәскәү шәһәре предприятиеләрендә эшли.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://lists.memo.ru/d10/f230.htm Книга памяти Республики Татарстан.