Габдулла Тимергалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тимергалиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Габдулла Зәйнулла улы Тимергалиев (1925 елның 25 марты) беренче бала булып дөньга килә. Ул вакытта әтисе Зәйнулла яшь гаиләләренең тормышын бөтенәйтү ниятеннән, Мәскәүдә электр заводында эшли торган була. Әнисе Маһиҗамал, уллары тууын хәбәр итеп, тизрәк хат юллаган. Зәйнулла агай беренче баласының ир бала булуына бик шатланган һәм улларына Габдулла дип исем кушканнар. Шуннан бер-бер артлы, гаиләләренә сөенеч өстәп, Сания, Вәкил, Ләбүзә исемле нарасыйлары да дөньяга килә. Тик гаиләләренә түгәрәк булып яшәү насыйп булмаган икән шул. Габдуллага 8 яшь тулганчы, әтиләре авырып, якты дөньяны ташлап китте. Әниләре бик яшьли тол, балалар ятим калды. Кайгы ялгыз йөрми диләр бит. Бер-бер артлы энесе Вәкил, сеңеле Ләбүзә авырып киттеләр һәм дөнья куйдылар.

“Белмим, әлеге ачы хәсрәткә әнием ничек түзгәндер, ул бервакытта да безнең каршыда сыкранып утырмады. Колхоздагы авыр эшләрне, йорттагы бар хезмәтне җигелеп тартты. Башка балалар арасында без кимсенмәсен дип тырышты”

1933 елның 1сентябрендә Габдулла Дәүләки башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. Кәгазь-кара җитмәсә дә, ул бик тырышып укыды. Бишенче сыйныфка Ябалак авылына күчте, ләкин анда мәктәпләре янып китте. Кайбер сыйныфташлары 5нче сыйныфны тәмамлагач, башка укып тормадылар, әмма Габдуллада уку теләге бик көчле иде һәм 6нчы класска Дәвеш авылына китте. Анда укучылар күп булганга, 7нче сыйныфны аңа Урта Балтай авылы мәктәбендә тәмамларга туры килде.

Габдулла кечкенәдән ат җене кагылган малай иде, шунлыктан мәктәпне тәмамлагач, колхозда ат җигеп эшли башлады. Инде тормышлар да рәтләнеп килә иде. Беркөнне төшке ашны ашап, эшкә китеп барганда, урамдагы радио янына халык җыелы торганын күреп алган. Гарипова Асия апа Габдулланы да чакырып алды. Әле генә радиодан фашист Германисенең туган илебезә һөҗүм итүен хәбәр иткәннәр.

“Мин тетрәнеп киттем. Тик барыбер ул чакта “сугыш” дигән шыксыз исемнең безгә күпме кайгы-хәсрәт, үлем алып киләсен мин бөтен тирәнлеге белән аңламаганмын әле”.

Ул елны икмәк ишелеп уңды. Авылда калган хатын-кыз,карт-коры, яше тулмау сәбәпле сугышка китми калганегетләр, лабогрейка, самоброскалар белән урак урдылар. Ул чагында күп эш кул белән башкарыла иде. Шулай да алар бар көчләрен куйдылар, икмәкне кырда калдырмадылар. Фронттагы солдатларның тамагы тук булсын иде, фашист илбасарларын тизрәк куып җибзрсеннәр иде дип тырыштылар алар

Көз көне Дәүләкидән 180 кешене Биеш авылына окоп казырга алып киттеләр. Бер ай эшләгәч, колхоз рәисе Гафият абый Сайхунов Габдулланы авылга чакыртып алды. Шуннан ул Дәүләкидән Алабирде авылында окоп казучыларга ат белән икмәк ташый башлады. Язын үзенең аты белән җир сукалады, чәчеч тагып, чәчү чәчте. Колхозның бар эше алар өстендә иде.

1943нче елның гыйнвар аенда Габдулланы Апас районына комиссия үтәгә чакырдылар. Аннан сугышка чакыру кәгазе биреп җибәрделәр. Авылдан алар 16 кеше чыгып киттеләр. Күбесенә 18 яшь тә тулмаган иде әле. Әниләре, туганнары, авыл халкы кан-яшь түгеп озатып калды. Апастан ат белән Буага илттеләр. Аннан поезд белән Казанга киттеләр. Анда ике кич кунгач, аларны Мари АССРда урнашкан Сурок станциясенә җибәрделәр. Анда аларны 242нче укчылар полкына тупладылар. Биш көн землянкада яшәгәч, роталарга бүлделәр, киемнәр бирделәр, присяга кабул иттеләр. Монда Габдулла авылдашлары Габдрахманов Вәгыйзь, Фаттахов Габдулла, Баһаветдинов Равил (сугышта үлеп калды) белән очрашты. Алар инде мондагы ачлыктан ябыгып, бик үзгәргәннәр иде.

“Әле бу көннәр төшкә кереп йөдәтә. Андагы ачлык газабын әйтеп тә, язып та аңлатып булмас төсле. Ашарга “помидор суы” (сыек шулпа), бер кисәк ипи бирәләр. Әле ансы да җитми кала. Ач килеш безне мылтыктан атарга өйрәттеләр, чаптырдылар. Күпләр инде, хәлләре бетеп йөри алмый башладылар”

1нче май бәйрәме алдыннан, Габдулланы Яшел Үзән шәһәренә алып киттеләр. Фанера заводыннан лозунглар язу өчен фанера тояп кайттылар.

Габдулла чыгып китү белән, аларның ачлыктан интеккәнне ишетеп, үз авызларыннан өзеп, ризык алып, әнисенең энесе хатыны Гаҗилә апа белән сеңеле Сания, күпме михнәт чигеп, Сурокка килгәннәр. Гаҗилә апасы шунда ашханәдә эшләүче бер танышын очраткан, аның белән Габдулланы да таныштырды. Шуннан, ачлыктан бик тилмергәндә, шул апа янына баргалый иде. Ул калдык-постык ризыклар биргәч, бераз тамагы ялгана иде.

Августта Габдулла полк белән фронтка киттеләр. Сигез көн поездда бардылар, унике көн ачлы-туклы җәяү бардылар. Солдатларны бер урман эченә алып кереп, һәрберсенә мылтык, котелок бирделәр. “Ике көн ял итеп алырсыз” – диделәр аларга. Ләкин ял итүләр насыйп булмады, немецлар самолёттан бомба яудыра башладылар. Күбесе шунда һәлак булдылар. Әле генә бергә сөйләшеп торган иптәшләреңнең, яп-яшь егетләрнең үлемен күрү бик авыр икән. Исән калганнары дошманнарны куып киттеләр. Резина күпер куеп Десна елгасы аша чыктылар. Фашистлар белән бәрелешләр була торды. 19нчы сентябрь көнне Чернигов шәһәре янында бик көчле сугыш булды. Шулчак янындагы бер иптәшенең үзәк өзгеч тавышы ишетелде. Пуля аның күкрәген тишеп үткән иде. Габдулла үзе өчен дә, аның өчен дә атарга тотынды. Шул вакыт ул сул кулында көчле авырту сизде, беләген пуля тишеп узган икән. Мылтык тоткан кулы хәрәкәтсез калды. Пуля тавышлры тынгач, үлеләрне, яралыларны барлап йөри башладылар. Габдулланың да кулын бәйләделәр. Солдатлырна машина белән якындагы бер авылга алып киттеләр. Анда яраллар урнашкан йорт кан исеннән, авыр ыңгырашулардан иңрәп тора иде. Табиблар аның кулына операция ясадылар. Шуннан аларны төрле өйләргә урнашырдылар. Хуҗалар үзләренә дә аз булган ризыкларын алар белән бүлештеләр. Ул чакта халык бик шәфкатьлә иде. Шунда бер атна торгач, солдатларны атлар белән

40 км. ераклыкта урнашкан Крюково станциясендәге 4043нче номерлы эвакогоспиталгә алып киттеләр. Габдулла кулына кипс салдылар, дәваладылар, ләкин барыбер сул кулы терсәктән бөгелми торган, эшкә яраксыз булып калды. Февраль беткәндә солдатларны Мәскәүдән 900 км. ераклыкта урнашкан Раменское станциясендәге алып җибәрү (пересыльный) пунктына илттеләр. Анда Габдулла ашханәдә сакчы булып торды. Аларны ишегалдына чыгарып тезәләр иде дә, Мәскәүдән килгән кешеләр заводларга алып китү өчен, эшкә яраклыларны сайлап йөриләр иде.

1944нче елның гыйнвар аенда, юлга ашарга биреп, поезд белән Габдулланы туган якка озаттылар. III группа инвалид булып авылга кайтып төште.

“Әниемнең, туганнарымның мине күргәч шатланганнарын белсәгез иде... Ләкин бу күз яше аралаш сөенү иде шул. Әле сугыш бетмәгән, әледән-әле авылдашларымның үлеме турында хәбәрләр килеп тора”.

Авыр эшкә ярамаганлыктан, колхоз рәисе Габдулланы янгын сүндерү җиһазларын саклау урынына каравылчы итеп куйды. Габдулланы Апас хәрби комиссариатына чакыра тордылар. 1944нче елның сентябрендә чираттагы чакыру кәгазе килеп төште. “Без чакырган кеше килмәде, план тутыру өчен сине җибәрәбез” – диделәр. Тагын өйдә елау-кайгыру. Габдулла яңадан сугышка китте. “Йөрәгемдә әниләрне кызгану белән бергә, гарип килеш тә туган илемә кирәкле булуым белән горурлану хисе дә бар иде”. Аларны, бер төркем ивалидларны, Казанда яңадан комиссия үткәннән соң, Саратовка җибәрделәр. Биш көн пароход белән бардылар. Аларны запастагы полкка урнаштырдылар. Алып-җибәрү пунктында билгесезлектә яши башладылар.

1945нче елның гыйнвар иртәсендә егетләрне ишегалдына чыгарып тезделәр. Тикшерүчеләр килгән икән. Алга чакырып, “Ник һаман кайтып китмисең?” – дип сорадылар алардан. “Документлар юк бит” – диештеләр. Шуннан аларны комиссия карый башлый. Пункттагы табиблар гына өлгерә алмаганлыктан аларны Саратовка җибәрделәр. Шулай итеп, 1945нче елның гыйнвар аенда Габдулла авылга кайтып төште.

Габдулла яңадан янгын сүндерү җиһазларын саклау урынына каравылчы булып урнашты. Авыл халкы хәсрәттән, ачлыктан бик йончыган иде, әмма сыгылып төшмәде. Яз җиткәч Габдулла Гафият абый Сайхунов янына китте һәм чәчүгә чыгарга рөхсәт сорады. Авылдашы Гыйлемзадә белән икесенә ачлыктан хәлсезләнгән ат бирделәр. .

1945 елны 9 май көнне Биеш кырында чәчү чәчеп төшке ашны ашарга авылга кайттылар. Бар кешенең йөзендә шатлык, фашист Германисен җиңгәнбез!Халыкнң куанычның иге-чиге булмады. Бөтен дөньяны күз яшьләренә күмгән, кайгы-хәсрәткә төргән, гөнаһсыз сабыйларны ятим иткән, күпме аналарны тол калдырган явыз дошманны җиңү совет халкынын фронтта һәм тылдагы батырлыгы хисабына килде.”


Авылга бер-бер артлы исән калган солдатлар кайта башлады. 1946 елның 13 мартында колхоз рәисе Гафият абый Сайхунов Габдулланы кырчылык бригадиры итеп куйды. Инде Апаста бер айлык бригадирлар әзерләү курсында укып кайткан булса да, 1951нче елның 10нчы апрелендә үз теләге белән бригадирлыктан чыкты. Комбайнчы Кадыйров Хатыйп абый ярдәмчесе булып эшли башлады. 1952нче елда үзе комбайнга утырды. Кышын төрле ремонт эшләрендә йөрделәр. 1958не елда, МТС таралгач, колхозга кайтты.

1963нче елның җәендә, Габдулла абый тормыш иптәше Нурия ханым белән искергән йортны сүтеп, шлактан яңа йорт җиткерергә уйладылар. Хатыны Нурия иртүк чирмешән елгасыннан су ташый, бергә измә изәләр дә, көнгә бер рәт әйләнәләр. Осталар ялларга акча җитми. Төзү материаллары да бик кыйбат булганга, ул елны кечкенә якны гына өлгертеп керә алдылар. Кышы буе, такталар тапкалап, зур якның идәнен түшәделәр. Бер-бер артлы дүрт кызлары (Римә, Рушания, Фәния һәм Гүзәл) һәм уллары (Илгиз) дөньяга килделәр. Хатыны Нурия бик тырыш булды. Кечкенәдән ятимлекне, тормыш авырлыгын күреп үскән бит ул.

1982нче елдан Габдулла сөт җыючы булып эшли башлады. Әле пенсиягә чыккач та, 1991нче елга кадәр эшен ташламады, сөтне өйдән-өйгә йөреп, ат белән җыя иде.

Габдулла Зәйнулла улы Тимергалиев 2006нчы елның 2нче ноябрендә безнең арабыздан китеп барды.


Тимергалиев Габдулла Зәйнулла улына бирелгән хөкүмәт бүләкләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Вакыты
1 “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен” медале 1946 ел

26 май

2 “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале 1946 ел

11 июнь

3 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 30 ел” медале 1975 ел

15 октябрь

4 “СССРның коралл көчләренә 60 ел” медале 1980 ел

10 гыйнвар

5 “I  дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены” №2319072 1885 ел
6 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 40 ел” медале 1985 ел
7 “СССРның коралл көчләренә 70 ел” медале 1995 ел

22 март

8 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел” медале 1995 ел

22 март

9 Жуков медале 1996 ел

19 февраль

10 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 60 ел” медале 2005 ел

12 март

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]