Габдулла Кариев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Кариев latin yazuında])
Габдулла Кариев
Туган телдә исем Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин
Туган 8 май 1886(1886-05-08)
Күлбай Мораса, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 28 гыйнвар 1920(1920-01-28) (33 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
РСФСР РСФСР
Һөнәре актёр, режиссёр
Ата-ана
  • Хәйрулла (әти)
  • Газзә (Газизә) (әни)

 Габдулла Кариев Викиҗыентыкта

Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин; 8 май 1886, Күлбай Мораса, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе28 гыйнвар 1920, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колбай Мораса авылының 1886 елгы метрикә дәфтәрендә Габдулла Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы) тууы турында язма

Ул 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Норлат районы (Октябрь районы) Күлбай Мораса авылында итекче Хәйрулла абый һәм аның хатыны Газзә (Газизә) гаиләсендә туа [1]. Миңлебай башлангыч белемне туган авылында ала. Кизләү мәдрәсәсендә укый. Ул шулкадәр зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Мондый зирәк баланың «мужик» исеме белән Миңлебай дип йөртелүе авыл мулласы Зариф Камаловка бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә. Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый.

1904 елны ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда ул, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.

Җаекта Г. Кариев татар халык шагыйре Г. Тукай һәм күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) белән очраша һәм алар якын дуслар, фикердәшләр булып китәләр.

Беренче рус революциясе алды елларында Уральскида шәкертләр хәрәкәте башлана. Бу хәрәкәттә катнашкан 19 яшьлек Габдулла, шәкертләр хәрәкәте бастырылганнан соң, туган авылы Морасага кайта. Озак та үтми, Габдулланы эзләп, авылга полиция кешесе килә. Ләкин староста Габдулланы полициягә бирми, качырып кала. Соңыннан Габдулла староста ярдәме белән Хәируллин фамилиясен Кариевка алыштырып, ялган паспорт ала һәм 1905 елның көзендә туган авылыннан тагын чыгып китә. Шулай итеп, үзенең таланты белән татар дөньясын таң калдырган Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән күтәрелә.

Татар театрына хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла.

«Сәйәр» артистлары: Габдулла Кариев (утырган), Кәрим Тинчурин, Зәйни Солтан, Габдрахман Мангушев (1916 ел)
Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариев кабере

Артист Г. Камал әсәрләрендәге образларны аеруча яратып башкара. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр белән генә чикләнеп калмый, персонаж прототипларының психологиясен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм сөйләшү үзенчәлекләрен өйрәнә. Шулар ярдәмендә җыелма образлар иҗат итә. Мәсәлән, шундый образлардан Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Сираҗи («Банкрот»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре») һ. б. күрсәтергә мөмкин. Г. Кариев, репертуарны киңәйтү нияте белән, төрле язучыларга мөрәҗәгать итә. Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасын, азәрбайҗан язучысы П. Вәхиревнең «Мөсибәте Фәхретдин» исемле әсәрен сәхнәгә куя. Үзе дә «Артист» исемле комедия яза. 1917-1918 елларда Г. Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасы М. Горькийның «Мещаннар», А. Чеховның «Чия бакчасы», М. Фәйзинең «Галиябану» һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.

Г. Кариев – халыкның талантлы, алдынгы фикерле улы. Ул театрны бөтен йөрәге белән ярата. Язучы Г. Ибраһимов аның турында: «Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде», — дип язды.

«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.

Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул 1920 елның 28 гыйнварында Казанда тиф авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша. Иң якын дусларыннан К. Тинчурин кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә Ф. Бурнаш дусты истәлегенә язылган шигырен укый.

Күлбай Морасадагы музее

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурлат шәһәрендә һәйкәле

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Миңлебай Хәйруллин ничек Габдулла Кариев булган. // Габдулла Кариев (төзүчесе Хәсән Гобәйдуллин). К.: ТКН, 1976, 88нче бит
  2. Буа районы сайтында, archived from the original on 2017-11-26, retrieved 2015-12-27 
  3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51, 16.02.2007
  4. Нурлатта татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды. Татар-информ, 16.10.2022