Габдулла Фәйзи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Фәйзи latin yazuında])
(Габдулла Сатыев битеннән юнәлтелде)
Габдулла Фәйзи
Туган телдә исем Габдулла Габделкәбир улы Сатыев
Туган 13 июнь 1886(1886-06-13)
РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тәтер-Арслан
Үлгән 28 июль 1958(1958-07-28) (72 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре мәгърифәтче, педагог, дәреслекләр авторы
Балалар кызы Саҗидә

Советлар Берлеге Каһарманы Габдулла Фәйзуллин белән бутамагыз

Габдулла Фәйзи, Габдулла Габделкәбир улы Сатыев[1] (1886 елның 13 июне, РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тәтер-Арслан1958 елның 28 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — педагог, дәреслекләр авторы. Халык мәгарифе системасында эшләп, татар халкының мәгърифәтен күтәрүгә 42 ел хезмәтен салган укытучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1886 елның 13 июнендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге БР Стәрлебаш районы) Тәтер-Арслан авылында мөгаллим гаиләсендә туган. 1899 елда атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлый. Мәдрәсәдә мөгаллимлек иткән атасы 1899 елда кинәт вафат булгач, аның урынында эшли башлый. Мәдрәсәдә укыту белән бергә, авылдагы рус классында укый һәм аны 1904 елда тәмамлый. 1906 елда белемен арттыру өчен Уфага килә. Рус югары уку йортларына керә алмаячагын аңлагач, Төркиягә китәргә карар кыла. Чит ил паспорты алырга Әхмәт-Солтан Терегулов ярдәм итә.

1906 елда Истанбулга килеп, университетка әзерләүче ике еллык укытучылар семинариясендә укый. 1909 елда Истанбул университетының физика-биология факультетына укырга керә. Каникул вакытларында Төркиядә, Мисырда, Румыниядә акча эшли. 1912 елда укуын уңышлы төгәлли. Университет җитәкчелегенең белемен тагын да күтәрү өчен Алманиягә бару тәкъдимен кире кагып, туган иленә кайта.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елның 1 сентябреннән Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә физика һәм табигать фәннәреннән укыта башлый.

1914-1915 елларда Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсендә дә шул ук фәннәрдән белем бирә.

1915-1918 елларда Алматыдагы татар «Исхакия» мәдрәсәсендә һәм укытучылар әзерләү буенча кыска сроклы курсларда укыта.

1918 елда Бөгелмәдә укытучылар әзерләү курсларында эшли.

1919-1920 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә белем бирә.

1920-1931 елларда Уфада Фрунзе исемендәге педтехникумда укыта. Шәкертләре арасында — булачак татар язучысы Әхмәт Фәйзи дә була.

1931 елда Мәскәүдән Уфага килгән галим-геолог киңәше белән, Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының геология факультеты каршындагы аспирантурага укырга керә. Урал якларында геологик эскпедицияләрдә катнаша. 1932 елда фәнни җитәкчесе вафат булу сәбәпле, диссертация язу планы өзелә.

1934 елда Бохара педагогик югары уку йортында физика укытучысы булып эшли.

1935 елда Чистай педтехникумында укыта.

1936-1943 елларда Казанның 13нче мәктәбендә, 1944-1945 елларда Казан мех техникумында һәм бер үк вакытта 1944-1948 елларда Казанның Киров районындагы 49нчы мәктәбендә физика укыта. Шуннан пенсиягә чыга.

1958 елның 28 июлендә Казанда вафат.

Дәреслекләр авторы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар һәм рус телләреннән тыш, гарәп, фарсы, төрек, алман, француз телләрен камил белгән Габдулла Фәйзи 19201930 елларда урта мәктәп һәм техникумнар өчен татар һәм башкорт телләрендә табигать, биология, зоология, геология-минералогия, физика фәннәре буенча җиңел тел белән аңлаешлы язылган дәреслекләр бастыра. Русчадан фотография, химия, физика, умартачылык буенча китаплар тәрҗемә итә. Уфада чыккан «Белем» журналында фәнни темаларга мәкаләләр урнаштыра. Хезмәтләре аша татар һәм башкорт телләренең фәнни терминологиясен камилләштерү (башкорт теле өчен яңадан тудыру) эшенә зур өлеш кертә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 214-216нчы бит. ISBN 5-298-01052-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 243нче бит