Эчтәлеккә күчү

Габдулла Тукай бюсты (Иске Дөреш)

55°29′ т. к. 52°31′ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай бюсты (Иске Дөреш) latin yazuında])
Габдулла Тукай бюсты
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Тукай районы, Иске Дөреш авыл җирлеге[d] һәм Иске Дөреш
Багышланган Габдулла Тукай
Рәсми ачылу датасы 1976
Адрес 423876, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай районы, Иске Дөреш авылы, Габдулла Тукай урамы, 21 йорты
Карта

Иске Дөреш авылында Габдулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю в селе Старый Дрюш) ― Татарстанның Тукай районы Иске Дөреш авыл җирлеге[d] административ үзәге Иске Дөреш авылында урнашкан һәйкәл (бюст). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә куелган. Тукай районында шагыйрь хөрмәтенә куелган беренче һәйкәл.

1976 елдан (49 ел) шагыйрь исемен йөрткән районда[1] бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәл[2]. Икенче һәйкәл Яңа бистәдә 2022 елның 23 августында ачылган (авторы ― скульптор Халит Хәмит улы Мингалиев).

Һәйкәл 1930 елда оешкан[3] Тукай исемендәге күмәк хуҗалык (1998 елдан Тукай исемендәге җитештерү кооперативы, 2006 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы)[4] көче белән булдырылган.

2014 елда Тукай һәйкәле мәдәният йорты каршысында үз урынын алган, яңартылган[5] һәм авыл җирлеге идарәсе көче белән һәйкәл тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Һәйкәл тирәли чәчәк түтәлләре ясалган, агачлар утыртылган.

Иске Дөрештәге һәйкәлне интернет-сервислар жанрлы скульптура[d] буларак билгели. Шагыйрь образында ТАССРның халык рәссамы Садри Ахун ясаган Тукайның сәнгатьле портреты кулланылган.

Һәйкәл 1976 елда төзелгән Иске Дөреш авылы Мәдәният йортының[6] сул ягында бакчада урнашкан (уң ягында Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә мәңгелек утлы мемориаль обелиск (ансамбль) тора[7]). Тукай һәйкәле янына аерым керә торган сукмак һәм кечкенә капкасы да бар.

Һәйкәл таштан катырып ясалган җирлеккә утыртылган кара торба формасындагы аслык өстенә куелган алтын (җиз) төсендәге шагыйрь бюстыннан гыйбарәт. Бюсттан астарак «Г. Тукай» дигән язу тора. Габдулла Тукайның бюстын ясаганда аның яланбаш, күлмәге якасына зур бант тагып төшкән 1912 елгы фоторәсемендәге образы файдаланылган.

Габдулла Тукай. 1912 ел

Иске Дөрештә куелган бюст 2013 елда Бардада ачылган[8] һәм Яңа Кырлайдагы бюстка охшаш.

Һәйкәлнең тирә-ягы төзекләндерелгән: клумбалар ясалган, чәчәкләр, куаклар утыртылган. 1 апрельдән башлап чисталык ункөнлеге кысаларында, Иске Дөреш мәдәният йорты территориясендә өмәләр даими үтеп тора[9].

Яңа бистәдә Тукайга һәйкәл ачу тантанасында әлеге һәйкәлне «районда беренче» дип ялгыш атаганнар. Яңгыраган сүзләр Иске Дөреш авылында яшәүчеләрнең ачуын чыгарган, чөнки шагыйрьгә беренче һәйкәл, аларның сүзләренә караганда, алар авылында куелган. Үзләренең беренчелеген алар матбугатка мөрәҗәгать итеп, халык алдында якларга карар кылган[10].