Габдулла Тукай һәйкәле (Мәлләтамак)
| Габдулла Тукай һәйкәле | |
|---|---|
| Заказчик | Мәлләтамак авыл җирлеге |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан, Мөслим районы, Мәлләтамак авыл җирлеге һәм Мәлләтамак |
| Урын | Мәлләтамак мәчете |
| Бүләк итүче | Рафаэль Юнысов |
| Багышланган | Габдулла Тукай |
| Материал төре | бронза[d] һәм кара мәрмәр[d] |
| Рәсми ачылу датасы | 26 апрель 2024[1] |
| Адрес | 423976, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Мәлләтамак авылы, Тукай урамы, 1 йорт |
Мәлләтамак авылында Габдулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю в селе Мелля-Тамак) ― Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге административ үзәге Мәлләтамак авылында урнашкан һәйкәл (бюст). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) хөрмәтенә куелган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Һәйкәл ачылышыннан фотосурәтләр. | |
| Һәйкәл янында Тукайның тууына 139 ел тулуга карата әдәби музыкаль чарадан фоторәсемнәр. 26.04.2025. | |
2024 елда Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге һәм «Туган як – родные края» агрофирмасы үзәге Мәлләтамак авылында Тукай урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан мәчет каршында төзелгән.
Һәйкәлне ясатуның иганәчесе ― 1950 елда Мәлләтамакта туган, 1993 елдан «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры, РФ атказанган азык-төлек җитештерү хезмәткәре (2007), Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2005), «Алтын йөрәкле кеше» мактаулы исеменә ия (1999, 2005, 2006) Рафаэль Сөләйман улы Юнысов[2]. Ул мәчетне, паркны һәм һәйкәлне төзетүне үз өстенә алган, бүген дә иман йортын эшләтү буенча чыгымнарны үзе каплый[3].
Урыны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәлләтамак авылында, Яр Чаллыдан Мөслимгә баручы юлның уң ягында, тау башында, барлык яктан да күренә торган урында салынган[4].
2004 елда Ураза бәйрәменә ачылган мәчет янәшәсендә Тукай исемендәге парк булдырылган. Әлеге паркта 2024 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл (бюст) урнаштырылган.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һәйкәл йөзе белән мәчеткә карап тора. Һәйкәл бронзадан эшләнгән бюсттан һәм кара мәрмәрдән ясалган өч катлы аслыктан гыйбарәт. Бюст Габдулла Тукайның 1908 елдагы фотосурәтендәге образны гәүдәләндерә (Бакый Урманченың Яңа Кырлайда һәм Түбән Камада куелган һәйкәлләрендә дә әлеге фотосурәттәге образ кулланылган)[5].
Шагыйрьнең бронзадан ясалган бюсты кара мәрмәрдән эшләнгән дүртпочмаклы беренче аслыкка урнаштырылган. Аслыкка кыеклап, «Г. Тукай» дип язылган. Аслык үз чиратында дүртпочмаклы икенче җирлеккә, әлеге җирлек чәчәк утыртырлык итеп эшләнгән тагы бер киңрәк дүртпочмаклы өченче җирлеккә куелган. Һәйкәлнең тирә-ягы төзекләндерелгән: чәчәкләр, куаклар, яшь чыршылар утыртылган[6], су сибү көйләнгән үлән чәчелгән, һәйкәл янына Былтыр Шүрәленең бармакларын кыстырган бүрәнәне хәтерләтүче агач эскәмияләр куелган. Шулай ук һәйкәл тирәсендәге мәйдан яктыртылган. Яз көне һәйкәл тирәсендәге паркны чистарту өчен өмәләр оештырыла [7].
Һәйкәл каршына Мөслим ― Юлтимер (Бакалы ― Яр Чаллы) юлыннан җиңел автомобиль белән кереп туктарга була.
2025 елның 26 апрелендә Тукай һәйкәле янында Габдулла Тукай тууына 139 елга карата әдәби музыкаль чара үткән. Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Хуҗин, иганәче Рафаэль Юнысов, халык язучысы, драматург Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева һ.б. катнашкан[8]
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәлләтамак авылында Габдулла Тукай һәйкәле
- Мәлләтамак авылының Сөләйман мәчете
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://vk.com/wall600877503_786?ysclid=mcupafk1vr578033772
- ↑ Юнусов Рафаэль Сулейманович генеральный директор АО «Челны-Хлеб». «Бизнес Online»(рус.)
- ↑ 20 лет назад начала служить жителям села Мелля-Тамак мечеть «Сулейман». Альберт Хузин ВКонтакте, 2.11.2024
- ↑ Нәкъ 20 ел элек М.Тамак авылында,тау башында, барлык яктан да күренә торган урында, мәһабәт мәчет салынды. Исполнительный комитет Мелля-Тамакского СП, 2.11.2024
- ↑ Түбән Камада Тукай һәйкәле. Тукай дөньясы
- ↑ В Муслюмовском районе посадили деревья. tatarstan.er.ru, 6.05.2024
- ↑ В рамках акции Весенняя неделя добра был организован субботник по очистке территории парка Тукай. Официальный аккаунт Мелля-Тамакского сельского поселения Муслюмовского муниципального района Вконтакте, 19.04.2024
- ↑ Мәллә -Тамак авылының Тукай паркында әдәби музыкаль чара үтте. Вконтакте, 26.04.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Открытие в селе Мелля-Тамак бюста Великого Тукая. Мәлләтамак авылы китапханәсе, 26.04.2024
