Габдулла Тукай һәйкәле (Пушкин урамы, Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай һәйкәле (Пушкин урамы, Казан) latin yazuında])
Габдулла Тукай һәйкәле
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Габдулла Тукай һәйкәле Викиҗыентыкта

Габдулла Тукай һәйкәле - татар халкының бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга Казанның Вахитов районындагы Пушкин урамында, Г. Тукай исемендәге скверда куелган һәйкәл. Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлнең авторлары - Садри Сәлах улы Ахунов, Лев Ефимович Кербель һәм Лев Моисеевич Писаревский.

Һәйкәл кулына ачык китап тоткан Габдулла Тукайның кара лабрадориттан ясалган биек постаментка куелган бронза сыныннан гыйбарәт. Һәйкәлнең Пушкин урамында куелуы юкка түгел: Тукайны еш кына «татар Пушкины» дип атыйлар. Ул татар әдәбияты классикасына әврелгән әкият, поэмаларының авторы. Уның әсәрләре геройлары Татарстанның һәр кешесенә кечкенәдән таныш[1]. Постамент квадрат нигездә урнашкан, аның дүрт кырлы аскы өлеше акрынлап сигез кырлыга күчә. Постаментның түбән өлеше татар халык орнаменты белән камаланган. Алгы өлешендә кирилл һәм гарәп алфавиты белән "Габдулла Тукай. 1886-1913» дип чокып язылган.

Һәйкәл 1958 елда РСФСР Министрлар Советының 1327 нче карары нигезендә ачыла, 1960 елның 30 августында кабул ителгән 1 нче кушымтага ярашлы федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты дип таныла.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани