Габдулла Шәрипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Шәрипов latin yazuında])
Габдулла Шәрипов
Туган телдә исем Габдулла Мөхәммәт улы Шәрипов
Туган 10 ноябрь 1893(1893-11-10)

Троицки, Ырымбур, Русия

гражданлык = Русия → ССРБ
Үлгән 4 октябрь 1938(1938-10-04) (44 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан
Милләт татар
Һөнәре тел галиме, дәреслекләр авторы

Габдулла Шәрипов ( тулы исеме Габдулла Мөхәммәт улы Шәрипов , азәрб. Аbdulla Şərifov) – галим, азәрбайҗан тел фәненә нигез салучыларның берсе, татар.

1893 елда Ырымбур губернасы Троицки шәһәрендә туган. Шунда рус-татар мәктәбен, 1908 елда мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына Истанбулга барып, урта мәктәпне тәмамлый.

Троицкига әйләнеп кайткач, журналистика белән шөгыльләнә, татар вакытлы матбугатында даими катнаша.

Тум университетының иҗтимагый фәннәр факультетында укый башлый, Азәрбайҗан дәүләт университетының көнчыгыш факультетының тел һәм әдәбият бүлеген тәмамлый (1928 ел). Аспирантурада укый (1931 ел).

Азәрбайҗан педагогия институтында төрек - татар диалектологиясе, төрки (азәрбайҗан теле) һәм рус теле курслары укыта (1931-1933 еллар).

Азәрбайҗан Фәннәр академиясе Тарих, тел һәм әдәбият институтының сүзлек- терминнар бүлекчәсе җитәкчесе .

Беренче фәнни хезмәтләре азәрбайҗан теленең фонетик төзелешен өйрәнүгә багышланган. “Төрки телнең(азәрбайҗан теле) грамматик категорияләрен төркемләү нигезләре” хезмәте бүген дә мөһим.

1932 елда урта мәктәпнең барлык сыйныфлары өчен азәрбайҗан теле дәреслекләре төзүче махсус комиссиягә кертелеп, сыйфатлы дәреслекләр язуда катнаша.

Азәрбайҗан теле диалектларын тикшерүгә дә өлеш кертә, Шәмахага экспедицияләр оештыра. Фәнни хезмәтләре Бакыда, Мәскәүдә, Ленинградта басыла.

1937 елның 21 июнендә “халык дошманнары” Бәкер Чобан-задә, В.Хулуфлу, Г.Багиров һ.б. ярдәм итүдә, тел гыйлеменә зыян салуда гаепләнеп, кулга алына. 1938 елда үлемгә хөкем ителә. Басарга әзерләнгән китаплары: “Азәрбайҗан төрки теле” (1931 ел), “Фәнни тәрҗемә мәсьәләләре” (1936 ел) тыела. 1956 елда реабилитацияләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А.Ш.Тагирзаде, А.Г.Гулиев.Наследие.Абдулла Шарифов. Советская тюркология, 1989 ел, 2 сан, 85 бит.