Рәмзия Габделхакова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмзия Габделхакова latin yazuında])
Рәмзия Габделхакова
Туу датасы: 2 ноябрь 1959(1959-11-02) (64 яшь)
Туу урыны: ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Юнәлеш: проза, шигърият
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Шамил Бикчурин премиясе (1998)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2006, 2019)
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Яшәү җире Әлмәт[1]

Рәмзия Габделхакова, Рәмзия Гайса кызы Габделхакова (Юнысова) (1959 елның 2 ноябре, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш) — шагыйрә, прозаик, журналист. Татарстанның журналистлар (2000 елдан) һәм язучылар (2003 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015), Ш. Бикчурин (1998) һәм С. Сөләйманова (2006, 2019) исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. Хәзер Әлмәт шәһәрендә яши.
Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган. Сәүдә системасында, җирле радиотапшырулар редакцияләрендә, Лениногорск районында чыгучы «Заман сулышы» газетасында хезмәт күрсәтә.[2]

Дөнья күргән китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кар өстендә миләшләр. Шигырьләр. Лениногорск, 1996;
  • Көзге яшен. Шигырьләр. Казан, 2005;
  • Көмеш тун. Хикәяләр. Казан, 2006;
  • Тау артында кояш бар. Роман һәм хикәяләр. Казан, 2011;[3]
  • Нишләттегез Гөлкәйне?! Повестьлар. Казан, 2014
  • Канатсыз очыш. Повесть һәм хикәяләр. Казан, 2019

Җыентыкларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Җырларымны сиңа багышлыйм» — 1995;
  • «Чишмә җыры» — 1998;
  • «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» — 2000;
  • «Балаларга бүләк» — 2007;
  • «Яңа базар» — 2012;
  • «Современные татарские рассказы» — 2012.
  • «Илһамият чишмәләре» — 2013

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]