Габулла Тукай һәйкәле (Барда)
Һәйкәл | |
Габулла Тукай һәйкәле
| |
Габулла Тукай һәйкәле | |
Урын | Пермь крае, Барда районы, Барда, Совет ур. |
Төзелеш датасы | 2013 ел |
Материал | бронза |
Габулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю в с. Барда Пермского края) ― Пермь крае Барда районы административ үзәге Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) 2013 елның 28 июнендә ачылган һәйкәл (бюст).
Урыны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шагыйрьнең язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки әнисе Бибимәмдүдә ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров биредә туган һәм яшәгән[1].
Шагыйрьгә һәйкәл (бюст) Барда үзәк мәйданында, район хакимияте бинасы янындагы (Совет ур., 14) Габдулла Тукай исемендәге скверда урнаштырылган. Әлеге скверда волость старшинасы Туктамыш Ижбулатовка[d] да бюст куелган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Бардада Габдулла Тукай скверы. |
Район земство җыелышы депутаты, татар һәм башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Сәлим Нәҗип улы Назин[2] 2012 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую һәм, гомумән, Тукай паркын булдыру идеясе белән чыккан. Бюстны булдыру һәм урнаштыру Барда муниципаль районы башлыгы С. М. Ибраев, Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае мәдәният министрлыгы, «Лукойл-ПЕРМЬ» ҖЧҖ ярдәмендә башкарылган. Паркны төзү инициаторы С. Н. Назинның проекты «Лукойл-ПЕРМЬ» ҖЧҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант алган. Шулай ук проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан мәдәният министрлыгы Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясенә грант биргән. Березники рәссамы һәм скульпторы Наил Габдушев Г. Тукай әсәренә нигезләнеп, паркта кую өчен Шүрәле һәм Былтыр, Су анасы скульптураларын ясаган[3].
2013 елның 28 июнендә[4] Пермь крае Барда районы административ үзәге Барда авылында узган Бөтендөнья авыл Сабантуе көннәрендә ачылган[5]. Шул ук көнне Барда җәмигъ мәчете дә рәсми рәвештә ачылган[6].
Бюст Казанның эксперименталь җитештерү заводында бронзадан эшләнгән.
2013 елның 28 июнендә һәйкәл ачылу тантанасында танылган шагыйрьләр һәм язучылар – Рәмис Аймәт, Вакыйф Нуриев, Гәрәй Рәхим, Айдар Хәлим, Зиннур Мансуров, Шәмсия Җиһангирова, Рифә Рахман, Флера Тарханова, Рәдиф Сәгъди, Госман Садә, Булат Ибраһимов һ.б. катнашып, Габдулла Тукай хөрмәтенә язылган шигырьләрен укыган.
29 июньдә Бардада IV Бөтенроссия авыл Сабантуена барыр алдыннан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин[d], Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов[d], Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Сквер имени Великого татарского поэта Габдуллы Тукая. МАУ «Бардымский центр культуры и досуга»
- ↑ Сегодня отмечает свой День рождения Салим Назипович Назин
- ↑ Парк Тукая в Барде. «Таң»
- ↑ Памятник поэту 28 июня 2013 года. Бардымский чак-чак ВКонтакте
- ↑ Прошло торжественное открытие сквера и бюста поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 15.06.2024
- ↑ На Сабантуе в Барде установили памятник Габдулле Тукаю. АиФ Пермь
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Памятник Тукаю в Барде. Тукай дөньясы