Гадел Кутуй урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гадел Кутуй урамы (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гадел Кутуй урамы
Driving through the streets of the Kuta Adel.jpg
Озынлык 5,864 ± 0,001 киламитер
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Сәвит районы
Халык саны, кеше 12,667[1]
Почта индексы 420059, 420073, 420081, 420087 һәм 420102

Гадел Кутуй урамы (рус. улица Аделя Кутуя) — Казанның Вахит һәм Сәвит районнарында урнашкан урам. Язучы Гадел Кутуй исемен (1903-1945) йөртә.

Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның беренче тармагы Горьки тимер юлының Әмәт-Новаторлар учаскасы өстендә башлана, икенче тармак исә Кызыл Позиция урамы белән киселештән башлана. Гвардия урамы белән киселештән башлап урам бер юл булып дәвам итә, шуннан соң Шуртыгин, Седов, Габдулла Кариев урамнары белән кисешә, Толпар урамы белән киселештән яңадан ике юлга тармаклана; беренче тармак «Җиңү» торак комплексына барып җитмичә тәмамлана. Икенче тармак Бохара һәм Даурия урамнары белән кисешкәннән соң Родин урамы белән киселештә тәмамлана.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге исемен 1964 елның 8 гыйнварыннан йөртә. Элеккеге исеме − Вознесенски тракты. Борынгы тракт Арча кырында Себер трактыннан тармакланып, тимер юл артындагы Клыковка бистәсеннән уза. Ул Казан тирәсендәге Вознесение, Салмыч, Богородское, Гильдеево авылларына таба бара.

Гадел Кутуй ур., 147 йорт

Урам белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

яңарт | SPARQL |сурәтләр тап


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]