Гадел Россия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гадел Россия latin yazuında])
(Гадел Русия битеннән юнәлтелде)
Гадел Россия
Байрак
Нигезләнү датасы 28 октябрь 2006
Логотип
Сурәт
Җитәкче Сергей Миронов, Захар Прилепин[d] һәм Семигин, Геннадий Юрьевич[d]
Дәүләт  Россия
Әгъзалык Социалистик интернационал[d]
Сәяси позиция сул үзәкчелек[d]
Сәяси идеология социал-демократия[d], Либеральный социализм[d], популизм[d][1], левый национализм[d], социаль консерватизм[d], демократик социализм[d][2] һәм русский национализм[d][2]
Штаб-фатирының урнашуы Мәскәү, Россия
Әүвәлгесе Русия тормыш фиркасе[d]
Төс кызыл һәм кызгылт сары
Төс (уналтылы триплет) B40404
Канунбирү шурасында урыннары саны 28 һәм 3
Әгъзалары төркеме Төркем:«Гадел Русия» әгъзалары
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 213 000 ± 999[3]
Рәсми веб-сайт spravedlivo.ru(рус.)
 Гадел Россия Викиҗыентыкта

«Гадел Россия» (Справедли́вая Росси́я — За правду, эсерлар)Россиянең рәсми рәвештә теркәлгән сул юнәлештәге сәяси фиркасе. Социал-демократия һәм яңартылган социализм карашлары тарафтарлары булып торалар.

2006 елның 29 августыннан башлап «Родина», «Российская партия жизни» һәм «Российская партия пенсионеров» фиркаләренең берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Әгъзаларының төп базасы булып «Российская партия жизни» һәм аның җитәкчесе — Сергей Миронов булып китә. Фирканең рәсми рәвештә барлыкка килү датасы буларак 2006 елның 28 октябре исәпләнә.

Рәсми атамасы — «Гадел Россия сәяси фиркасе»[4]. Сәяси сленгта еш кына «эсерлар» дип аталалар (фирканең рус атамасының беренче хәрефләреннән).

2007 елдан 2012 елга кадәр Социалистик интернационал халыкара оешмасының күзәтү шурасы әгъзасы булып тора, 2012 елның 30 августыннан — тулы хокуклы әгъзасы[5].

Фирканең 2011 елдан 2013 елга кадәр рәисе — Николай Левичев, Гадел Россия фракциясенең Дәүләт думасындагы җитәкчесе — Сергей Миронов булалар.

Сергей Миронов фирканең башында 2006—2011 елларда тора һәм 2013 елның 27 октябрендә яңадан аның башлыгы була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006-2010 елларда фирка логотибы

2006 елның 24 мартында президент администрациясе башлыгы урынбасары Владислав Сурковның Россия Яшәеш фиркасе (Российская партия Жизни) рәисе Сергей Миронов һәм тагын бу фиркадән 30 депутат белән күрешүе уза. Күрешүдә Сурков ачык рәвештә илдә ике фиркале система кору турында фикерен әйтә. Фикер астында кирәк чакта Кремльның шушы ике фирканең берсенә таяна алу мөмкинчелеге ята.

Корылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миронов Сергей Михайлович — Гадел Россия фиркасе җитәкчесе

2006 елның 29 августында «Аргументы и факты» пресс-үзәгендә яңа фирканең корылуы белән бәйле „Родина“, Россия яшәеш һәм Россия пенсионерлар фиркаләре берләшмәсенең төп принциплары дип аталучы беренче рәсми документны бастырып чыгара. Аңлашмага берләшмәгә керүче фиркаләрнең җитәкчеләре — Сергей Миронов, Александр Бабаков һәм Игорь Зотов имзаларын сала.

2006 елның 28 октябрендә «Родина» фиркасенең VII җыелышы уза. Җыелышта фирканең исеме «Гадел Россия: Ватан/Пенсионерлар/Яшәеш» («Справедливая Россия: Родина/Пенсионеры/Жизнь») булып үзгәртелә. Шушы ук көнне Россия яшәеш фиркасе һәм Россия пенсионерлар фиркаләренең эшчәнлеге туктатылуы турында һәм аларның яңа корылган фиркагә керүләре турындагы карар чыгарыла.

Фирка рәисенең карары белән 2006 елның 28 октябре «Гадел Россия» фиркасенең Туган көне буларак таныла.

2007 елның 26 февралендә «Гадел Россия» фиркасенең I җыелышы үткәрелә. Бу җыелышта фирканең сәяси нигезе кабул ителә.

2007 елның 2 декабрендә фирка V чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда 7-процентлы барьерны уза һәм беренче тапкыр социал-демократик фирка Россиядә парламент фиркасе булып китә.

Фиркагә күпләп күчү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның беренче яртыеллыгында Гадел Россиягә тагын ике сәяси фирка кушыла: НПРФ (Россия Федерациясе халык фиркасе) һәм СЕПР (Русинең бердәм социалистик фиркасе).

Икенче яртыеллык башында «Гадел Россия»гә тагын өч сәяси көч: СДПР (Россиянең (яңа) социал-демократик фиркасе)[6], «Эшмәкәрлекне үстерү» һәм Конституцион демократлар фиркаләре кушылалар.

2008 елның июлендә фиркагә керү теләген «Социаль гаделлек фиркасе» белдерә. Сентябрь аенда фирканең җыелышында эшчәнлекне бетерү һәм «Гадел Россия»гә керү турындагы карар чыгарыла.

2008 елның 21 ноябрендә Мәскәүдә Россиянең «Яшелләр» экологик фиркасенең XV гадәттән тыш җыелышында фиркане шушы ук исем астындагы иҗтимагый хәрәкәткә әйләндерү карары чыгарыла. Шулай ук җыелыш вәкилләре фиркадәшләрен «Гадел Россия» фиркасенә керергә өндиләр.

Шушы сигез фиркаләрнең яңа корылган фиркагә күпләп керүләреннән тыш яңа фиркагә шулай ук КПРФ, Яблоко, ЛДПР, Партия возрождения России фиркаләренең күренекле һәм гади әгъзалары да күчә.

2009 елның 25 июнендә «Гадел Россия»нең Мәскәүдә узган җыелышында Фирканең Программасы кабул ителә, рәсми атама инде гадәтләнгән кыска («Справедливая Россия») атама итеп калдырыла, шулай ук фирканең Уставына кайбер төзәтмәләр кертелә.

Фирканең Кремль белән каршылыклары башлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Владимирович Левичев

2010 елның 2 февралендә «Гадел Россия» фиркасенең «Бердәм Россия» фиркасе лидеры һәм премьер-министр Владимир Путин белән ачык каршылыгы башлана. Бу көнне кичке чыгарылышта Владимир Позднерда Сергей Миронов түбәндәге сүзләрне әйтә: «Говорить о том, что мы во всем и лично я поддерживаем Владимира Путина — это уже устаревшая информация» (тат.: «Безнең һәм минем шәхсән Владимир Путинның эшчәнлеген хуплавыбыз — искергән мәгълүмат». Шушы ук елның 8 февралендә «Гадел Россия» фиркасе «Бердәм Россия» белән сәяси килешү төзиләр. Бу килешү буенча ике фирка үзара көрәшне азайтырга тиеш булалар[7].

Ләкин бу килешү бер айдан гамәлдән чыга. Сергей Миронов сүзләре буенча, килешү «Бердәм Россия» тарафыннан бозыла. Шушы мизгелдән «Гадел Россия»нең Кремль белән кара-каршы торуы башлана.

2011 елның 16 апрелендә фирканең V җыелышында Николай Левичев фирка рәисе булып сайлана (Сергей Мироновның вәкаләтләренең вакытыннан алда бетүеннән соң).

Бу вакыйгалардан соң, «Гадел Россия»дән Кремль белән мөнәсәбәтләрне уртача тоту яклы булган фиркаләр чыга. Августта фирка сайтында фирканең Бердәм Россия белән катгый оппозициягә китүе һәм КПРФ белән хезмәттәшлекнең мөмкин булуы турында хәбәр чыга[8].

Әгъзаларның фиркадән чыгулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4 мартта президент сайлауларында Миронов тавыш бирүчеләрнең 3,85 % тавышын җыя һәм кандитатлар арасында соңгы урынны ала.

Яшелләр фиркасенең чыгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның декабрь аенда Россия Яшелләр экологик фиркасе, региональ һәм парламент сайлауларында Гадел Россия фиркасе исемлекләрендә бер вәкил мандаты да ала алмагач, үзләренең Гадел Россия фиркасеннән чыгулары һәм үз фиркаләрен торгызу турында игълан итәләр. В декабре 2011 года, Российская экологическая партия Зелёные, не получив ни одного депутатского мандата в списках партии Справедливая Россия, на региональных и парламентских выборах, заявили о выходе из партии Справедливая Россия и восстановлении своей партии.

Пенсионерлар фиркасенең чыгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның февраль аенда «Россия пенсионерлар фиркасе» «Гадел Россия» фиркасеннән чыгуы турында һәм Владимир Путинны хуплаулары турында игълан итәләр. Шулай ук үз фиркаләрен торгызу турында җыелыш үткәрергә карар кылалар[11].

Программа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадел Россия программасы түбәндәге пунктларны кертә[12]:

  • Минераль-чимал комплексы керемнәренең гадел бүленеше, табигать рентасын кертү.
  • Хезмәт хаклары һәм пенсияләр реформасы: хезмәт хакының Эчке тулай продуктта өлешен арттыру хисабына хезмәт хакын өч тапкыр күтәрү.
  • Табышның прогрессив шкаласын кертү.
  • Зиннәтле малга салым кертү.
  • Хезмәт хакын сәгатьләп түләү.
  • Ришвәтчелекне дәүләт хыянәтенә тиңләү.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]