Гади ташбаш
| Гади ташбаш | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Cottus gobio L., 1758[1] |
| Таксономик ранг | төр[1] |
| Югарырак таксон | ташасты балыклары[d][1] |
| Шушы чыганакларда тасвирлана | Отто фәнни энциклопедиясе[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Гади ташбаш (лат. Cottus gobio) — карплар семьялыгы, ташбашлар ыругына керүче балык.
Тышкы төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Озынлыгы 15–20 см, авырлыгы 25 г. Гәүдәсе озынча, уклаусыман; өсте яшькелт-коңгырт, ян-яклары көмешсыман, зәңгәрсу яки карасу тимгелләр белән капланган, кайвакыт алар тоташ кара буй хасил итәләр; корсагы көмешсыман. Башы чагыштырмача зур, яссы, танавы төшебрәк тора. Тәңкәсе эре. Авыз почмакларында мыекчыклар урнашкан. Авызы зур, киң иренле. Яңакларында мыеклары бар. Тәңкәләре юк диярлек. Йөзү куыгы юк.[2]
Үрчү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яшәвенең 3–4 нче елында җенси җитлегә. Үрчемлелеге — 3 мең уылдык бөртеге. Үрчү чорында (февраль - мартта) ата балык оя уйгач ана балык шунда май аеннан июльгә кадәр уылдык чәчә. Саклау эше ата балык өстендә. Уылдыкны комсу-вак ташлы грунтка өлешләп сала, алар анда ябышып кала. Су төбендә яшәүче бөҗәк личинкалары, кысласыманнар, моллюсклар һәм суүсемнәр белән туклана. 6–8 ел яшиләр.
Яшәү рәвеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Балык күбесенчә ташлар арасында тора, яки үзенә комлыкта өн уя.
Ташбаш вак хайваннар, бөҗәкләр, уылдык белән туклана.
Евразиянең төче сулыкларында, аеруча кече елгаларда таралган. Балыкчылык өчен әһәмияте юк.
Балык тоту спортында ерткыч балыкларны аулау өчен җим буларак кулланыла.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шамил Нафиҡов. Һыу буйында балыҡсы.Өфө-1997 йыл ISBN 5-295-01708-7