Газаватнамә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газаватнамә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Газаватнамә (берлек санда газа, күплек санда газават — дин өчен алып барылган сугыш, кече җиһад) яки кыскача газанамәислам бөекләренең, падишаһларның, зур гаскәр башлыкларының (гази) сугышларда күрсәткән батырлыгы турында сөйләүче әсәр. Газаватнамә шигырь юллары белән дә, проза белән дә языла алган. Газаватнамәләр тарих өчен зур әһәмияткә ия.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исламны яклап һәм аны тарату максатыннан кяферләр белән сугыш алып барып, ислам дине өчен көрәшеп, шәһит киткән каһарманнар турында риваять һәм легендалар (бигрәк тә, эмоциональ рухлылары) халык арасында яратып тыңлана торган була. Хәзрәти Гали һәм хәзрәти Хәмзәдән башлап, ислам каһарманнары Баттал Гази, Сары Салтык, Данышмәнд, Әхмәт Гази кебек батырлар турында дастаннар-кыйссалар, хикәятләр халык арасында гаять популяр булган.

Идел-Урал буйларына госманлы төрек теленнән кереп таралган «Мөнәкыйбе газавати солтани Сары Салтык Гази» әсәрендә (Казанда 1890 елда нәшер ителгән) солтан Сары Салтыкның (tr), үз ихтыяры белән мөселман диненә күчәргә теләмәгән шәһәргә көч (гаскәр) белән килеп, андагы халыкны мөселманлык кабул итәргә мәҗбүр итүе турында сөйләнелә.

Төрек әдәбиятына гарәп телендәге халык романы «Сират Зи-л-Һиммә» аша билгеле булган «Мөнәкыйбе газавати Сәйид Баттал гази» әсәре шулай ук Идел-Урал буйларында киң билгеле булган (Казанда 1888 елда «Вячеслав» басмаханәсендә һәм 1907 елда нәшер ителгән).

«Зафәрнамәи вилаяти Казан»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Колшәрифнең укучыларә белән Казанны алучыларга каршы торуы». Фиринат Халиков

Зафәрнамә (зафәр — «җиңү» дигәнне аңлата) һәм фәтхнамә (фәтх — «җиңеп, яулап алу») дип аталып йөртелүче әсәрләр дә газаватнамә жанрына кертеп карала. Кол Шәрифнең «Зафәрнамәи вилаяти Казан» (Казан вилаятенең җиңүе) әсәре (1550) шундый әсәрләрдән. Кол Шәриф (?—1552) Төркия солтаны Сөләйман Канунига 1550 елның февралендә Казан шәһәренә һөҗүм иткән урыс гаскәренең җиңелүе турында язган. Гадәттә, әһәмиятле җиңүләр хакында Казан ханнары күрше илләр хөкүмәтләренә язмача хәбәрләр җибәргәннәр. Сафагәрәй хан 1549 елның мартында үтерелгәч, аның варисы кечкенә булу сәбәпле, ханнар башкара торган җаваплы эшне Кол Шәрифкә үз өстенә алырга туры килә. Аның язмасы Төркия архивларында сакланган. 1995 елда татар халкына да мәгълүм була[1].

« Сәед ата оныгы, мәрхүм һәм ярлыканган сәеднең углы Кол Мөхәммәд сәед – бөеклеге дәвам итсен – башлап, яшь дәрвишләрне һәм суфиларны туплап, газа атына атланып, янә сугышка чыныктырып, сугыш киемнәрен киеп, кяфергә каршы хәзерләү һәм карауда иде
Кол Шәриф. «Зафәрнамәи вилаяти Казан»нан автор турында өзек
»

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ислам бөекләре турында иҗат ителгән газаватнамәләр.
  • Падишаһлар, алар алып барган сугышлар турында газаватнамәләр (сөләйманнамә яки сәлимнамә дип тә йөртелә).
  • Зур гаскәр башлыклары яки вәзирләргә багышланган газаватнамәләр.
  • Сәфәрләр вакытында әсир төшкәннәр турында газаватнамәләр.

Газаватнамәләрдә һәрвакыт җиңү турында сөйләү яки берәр җирне-шәһәрне яулап алуны гына тасвирлау мәҗбүри итеп куелмаган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан: ТКН, 1993, 177нче бит. ISBN 5-298-00949-2
  2. Татар әдәбияты тарихы. 8 томда. 2нче том: XV—XVIII гасырлар. К.: ТКН, 2014, 141нче бит. ISBN 978-5-298-02846-2
  3. Сибгатуллина Ә. Т. Татар дини-суфи әдәбияты. Казан: Казан университеты басмаханәсе, 2013, 120-121нче битләр. ISBN 978-5-00019-048-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шәриф Хаҗитархани. Казан вилаятенең җиңүе. «Идел». 1995 ел, декабрь, 16нчы биттә