Эчтәлеккә күчү

Газизия мәчете (Батум)

41°38′55″ т. к. 41°38′38″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газизия мәчете (Батум) latin yazuında])
Мәчет
Газизия җәмигъ мәчете
гөрҗ. აზიზიას მეჩეთი
ИлГөрҗистан
шәһәрБатуми
ДинИслам
Кайсы дини агымга карыйсөнни, хәнәфи
Бина төреҗәмигъ мәчете
Төзелеш еллары18611868 еллар
Төп даталар:
1861 (нигезләнү)
1950-еллар (җимерү)
Халәтеюкка чыккан

Газизия җәмигъ мәчете (төр. مسجد أزيزيა, гөрҗ. ზიზიას მეჩეთი) — XIX гасырда Батум (1932 елдан Батуми) шәһәрендә төзелгән беренче ислам гыйбадәтханәсе, беренче таш мәчет. Совет чорында җимертелеп, урынында Ленин мәйданы булдырылган (хәзерге Ирек мәйданы, гөрҗ. თავისუფლების მოედანი). Госманлы империясе солтаны хәлифә Габделгазиз (18301876) хөрмәтенә 1861 елда төзелгән һәм аның исеме белән аталган.

XVI гасырның икенче яртысыннан XIX гасыр ахырына кадәр, 15471878 елларда Госманлы империясе составында булганда, аҗарлар ислам динен кабул итә. 15781778 елларда Батум Госманлы империясенең Трабзон вилаяте(рус.) Лазистан санҗагының(рус.) административ үзәге булып тора. Шәһәрдә өч мәчет: ике таш (Урта җәмигъ мәчете, Газизия җәмигъ мәчете) һәм бер кечкенә агач мәчет (Мөфти Мәгъласин җәмигъ мәчете) булган. Алар барысы да XIX гасырда төзелгән[1].

Газизия җәмигъ мәчете

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Солтан I Габделгазиз. 1860

Батумның беренче (таш) мәчете солтан Мәхмүд II хатыны һәм солтан Габделгазизнең әнисе Пәртәвниял вәлидә солтан(рус.) (18101883) инициативасы белән 1861 елда төрек гаскәриләре өчен төзелгән. Улы, Госманлы империясе солтаны хәлифә Габделгазиз (18301876) хөрмәтенә төзеткәнгә күрә, мәчет «Газизия җәмигъ мәчете» дип аталган.

Мәчет — манарасы читтә торгызылган ике катлы алтыпочмаклы таш бинадан гыйбарәт булган. Мәчетне совет чорында җимерәләр һәм аның урынында Ленин мәйданы ясыйлар (хәзерге Ирек мәйданы, гөрҗ. თავისუფლების მოედანი).

Мәчет руханилары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1902—1910 елларда:

  • Имам хаҗи Абдулла әфәнде
  • Көрси-шәех хаҗи Мөхәммәт әфәнде
  • өлкән мөәзин Али әфәнде Копаладзе
  • кече мөәзин Идрис әфәнде Иремадзе
  • өлкән хезмәткәр Хөсәен әфәнде Хулислизадә
  • кече хезмәткәр Мәхмүтказин әфәнде Тавдгиридзе

Мәчет имамы хаҗи Абдулла әфәнде 1878 елның 25 августында Батумны кенәз генерал Дмитрий Святополк-Мирский(рус.) кул астына, Россия империясенә бирүдә катнашучы Төркия хакимиятенең аз санлы вәкилләренең берсе булган.

Мөселман руханилары хезмәт хакы алмаган. Мәчетләр мәхәлләләр хисабына асрала. Батумдагы өч мәчет, шул исәптән, Газизия җәмигъ мәчете, җирдән кергән табыштан (вакыф) файдалана. Вакыф — күп гасырлар дәвамында ирекле иганәдән барлыкка килгән, дини мәнфәгатьләр һәм хәйрия максатлары өчен иганә итеп бирелгән мөлкәт. Габделгазиз солтан Батумның Газизия мәчете янәшәсендәге шәһәр кварталын мәчетнең «вакыфына» әйләндергән булган[2].

  1. Заур Маргиев. Госманлы империясе чорында Батум. 2019 елның 13 ноябрь көнендә архивланган Батум: Алиони, 2008 (рус.)
  1. Батум мәчетләре. 2019 елның 13 ноябрь көнендә архивланган(рус.)
  2. Заур Маргиев. Батум во времена Османской империи 2019 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.zaurmargiev.sitecity.ru(рус.)