Эчтәлеккә күчү

Газизулла мәчете (Круглое Поле)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газизулла мәчете (Круглое Поле) latin yazuında])
Мәчет
Круглое Поле мәчете
«Газизулла» мәчете
Ил Россия
бистә 423841 Татарстан, Тукай районы, Круглое Поле, Вокзал ур., 8
Координатлары N 55° 39' 16.38" E 52° 10' 37.416"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1994
Төзелеш еллары 19931994 еллар
Төп даталар:
1993 (төзелеш башлану)
1994 (ачылу)
Халәте гамәлдә

«Газизулла» мәчете (рус. Мечеть «Газизулла» поселка Круглое Поле Тукаевского района) ― Татарстанның Тукай районы (2006 елга кадәр Яр Чаллы шәһәр советы буйсынуында булган[1]) Круглое Поле авыл җирлеге[d] үзәге Круглое Поле бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Тукай районы мөхтәсибәте карамагында.

Тимер юлчылар бистәсе буларак 1954 елда нигезләнгән, торак пункт буларак 1956 елда теркәлгән[2] Круглое Поле (1956 елга кадәр Яңа Биклән[3][4]) торак пунктында мөселманнар мәхәлләсе 2000 елның 10 апрелендә теркәлү узган [5].

Яр Чаллы агломерациясенә керүче Круглое Поле бистәсендә мәчет реконструкцияләнгән бинада 1994 елда ачылган[6].

Иман йорты мәчетнең беренче имамы Гыйниятулла улы Газизулла хәзрәт Исрафилов (тумышы белән Мамадыш районының Козгынчы авылыннан[7]) хөрмәтенә «Газизулла» дип аталган [8]. Сугыштан соң яшәгән һәм шахтер булып эшләгән, дини йолаларны яшерен генә үтәүче дин әһеленнән беренче дин дәресләре алган Донецк өлкәсеннән Татарстанга күченеп кайткач, Газизулла хәзрәт Круглое Поле бистәсендә мөселман зираты оештыру эшен җитәкләгән, аннары бистәдә мәчет төзү эшенә керешкән. Ул үз вакытында торак пунктта мәхәллә төзүне башлап йөргән һәм бинаны реконструкцияләүдә төп рольне уйнаган. Мәчетнең даими спонсоры ― Куйбышев тимер юлы бүлекчәсенең баш инженеры урынбасары Ренат Фәрит улы Яруллин[9].

Биредә хәйрия акцияләре, белем бирү программалары һәм мәдәни, рухи-сәламәтләндерү чаралары, балалар өчен экскурсияләр, Рамазан аенда ифтарлар оештырыла, волонтерлар да килеп булыша. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, мәчет янында корбан чалу урыны корылган[10].

«Газизулла» мәчетенең 30 еллык юбилее уңаеннан, биредә Ватанны саклаучылар көненә багышланган футбол буенча ярышлар оештырылган. Ярышларда Тукай районының Круглое Поле бистәсе, Новотроицкое авылы, Яр Чаллы шәһәренең «Кәүсәр» һәм «ГЭС» бистәсе мәчетләре, шулай ук Куйбышев тимер юлы командалары катнашкан. Әлеге чараның максаты ― конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен хуплау[11].

Мәчетнең намаз залы 40 кешене сыйдыра [12].

Мәчетнең имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев, Тукай районы имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе.

  1. Руслан Мухамедшин. Судьба поселка Круглое поле решена. Татар-информ, 18.01.2005
  2. Круглое Поле авылы тарихы. Тукай муниципаль районы
  3. Яңа Биклән. Институт Татарской Энциклопедии
  4. Георграфические названия по Татарской АССР / Татарско-русский словарь. М.: Советская энциклопедия, 1966. ― стр.802
  5. ММРО ― Приход Мечети Круглое Поле Набережночелнинского Мухтасибата ЦРОДУМ РТ
  6. Поселок Круглое Поле. Краткая история
  7. Крулое Поле бистәсе имам-хатыйбына ― 80 яшь. «Шәһри Чаллы», 6.01.2016
  8. Истрафилов Вазизула Гиннятулович
  9. Чаллының Круглое поле бистәсендә шөкер итү мәҗлесе. Татар-Ислам, 04.01.2016
  10. Тукай мөхтәсибәтендә Круглое Поле бистәсендәге «Газизулла» мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. ДУМ РТ в Телеграм
  11. В Тукаевском мухтасибате отметили 30-летие мечети поселка Круглое Поле. Сайт ДУМ РТ, 18.02.2025
  12. В Тукаевском мухтасибате отметили 30-летие мечети поселка Круглое Поле. Казань - БезФормата, 18.02.2025