Газизә Сәмитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газизә Сәмитова latin yazuında])
Газизә Сәмитова
Туган телдә исем Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова
Туган 15 декабрь 1862(1862-12-15)
РИ, Әстерхан губернасы, Ташлыяр
Үлгән 1929(1929)
ССРБ, РСФСР, Түбән Идел крае, Янкала районы, Ташлыяр
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре шагыйрә
Балалар биш баласы
Ата-ана
  • Баһаветдин Сәмитов (әти)
  • Шәһимә Сәмитова (әни)

Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова (1862 елның 15 декабре, РИ, Әстерхан губернасы, Ташлыяр1929 ел, ССРБ, РСФСР, Түбән Идел крае, Янкала районы, Ташлыяр) — татар шагыйрәсе. Әстерхан җирендә беренче шагыйрә хатын-кыз[1], беренче татар шагыйрәләренең берсе[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газизәнең бабасы Шәмсетдин Ташлыяр авылына элекке Казан губернасы Тәтеш якларыннан килеп урнашкан. Газизә Баһаветдин белән Шәһимә Сәмитовларның сигез баласының берсе була. Әтисе икенче гильдия сәүдәгәре булган. Газизә, шул вакытларга караганда, хатын-кызлар өчен яхшы белем ала. Ул җирле мәдрәсәдә һәм өйдә укыган[3]. Ул күп укый, татар телендә төрле выкытлы матбугат алдыра[4]. Татар теленнән тыш, калмык, рус, төрек, гарәп, фарсы телләрен дә белгән. Газизә бик яшьли шигырьләр яза башлый, Шагыйрәнең 18761882 еллардагы иҗаты күтәренке рух, тирән өмет белән сугарылган, алар — яшьлек хатирәләре. Үсеп җиткәч, Газизә бик күп авырлыклар кичерә, ата-аналары аны күңеле теләмәгән кешегә кияүгә бирәләр. Ул гомере буе сөйгән егетен оныта алмый. Бу мотив аның шигырьләрендә дә саклана[5]

«Күп түгелде күздән яшькенәм»

Унөч ел ләйле-нәһарда
Күп яшем түктем ниһанда.
Кадерле җаным, яшь башым
Ниләр күрде бу җиһанда.

Илдән илгә дә бән кичтем,
Үдән үгә дә һәм күчтем;
Төрле дәрманнар күп эчтем, —
Шифа сәбәбе күп көттең.

Бу хәсрәт берлә хурлыкка,
Ирешә җаным чыгарга.
Яшь йөрәгем янып бетте,
һич мөмкин түгел чыдарга...

Бу яшь гомрем зая үтте,
Сахрада искән җил кебек,
Бу хәсрәтә бән саргаям,
Сабындин өзгән гөл кебек...

Газизә Сәмитова

Ул биш бала тапкан һәм, никахта 12 ел булганнан соң, 1894 елда ире белән аерылышкан[6]. XIX гасыр ахырыннан татар матбугатында хатын-кызлар язган хезмәтләр чыга башласа да, XIX гасырның 70-80нче елларында хатын-кызлар иҗаты татар матбугатында кабул ителмәгән була. Газиз Сәмитова үз әсәрләрен матбугатта беркайчан да чыгарырга тырышмаган. Аның иҗаты 1930-елларда, вафат булганнан соң гына ачыла. Аның шигырь җыентыгы 1965 елда гына Казанда чыга. Газизә Сәмитованың авыл тарихы һәм халык иҗаты турында язылган кулъязмалары Санкт-Петербургта РФА Көнчыгыш кулъязмалар институтында саклана.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Газизә Сәмитова хөрмәтенә туган авылында урам аталган.
  • 2014 елда Ташлыяр авылы халкы инициативасы белән Газизә Сәмитова музее ачылган[7].
  • Ике елга бер тапкыр Газизә Сәмитова исемендәге әдәби премия тапшырыла[8].
  • 1965 елда Җәвад Алмаз 20 йөз башында иҗат иткән татар шагыйрәсе Г. Сәмитова иҗатын ача, аның шигъри җыентыгын басмага әзерли.

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәмитова Г. Сайланма әсәрләр /Г. Сәмитова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 156 б.
  • Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре /төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. М. Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 278 б. – Газизә Сәмитова. – Б. 18-39.

Русча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Самитова Г. Полно плакать, девушка…; Тоска; Напрасная жизнь; «Сон в глаза мои заглянет…»; «Я шестьдесят и шесть жила на свете…» /Г.Самитова; стихи; предисл. ред.; пер. с татар. Р.Кожевниковой //Идель. – 1992. – № 5/6. – С. 36-37. – Текст парал. татар., рус. яз.

Татарча һәм Русча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ташлыярский соловей /составители: И. Б. Левитан и др.; художественный перевод И. Левитан. 2017 Астрахань: Новая Линия. - 124 с. ISBN 978-5-9907882-0-6

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гайнуллин М. Х. Татарская литература XIX века /М. Х. Гайнуллин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 308 с. – Татарская поэтесса Г.Самитова. – С. 157-161.
  • Кожевникова Р. «На Идели камушек зеленый…» //Идель. – 1992. – № 7-8. – С. 92.
  • Гайнутдинов М. Поэзия женской души /М. Гайнутдинов //Сов. Татария. – 1982. – 26 дек.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Анастасия Степанова. Газиза Самитова: первая астраханская поэтесса(үле сылтама)//Астракульт
  2. Биктемирова Т.А. Татарская женщина в зеркале истории
  3. Анастасия Степанова. Газиза Самитова: первая астраханская поэтесса(үле сылтама)//Астракульт
  4. Габдрафикова Л. Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX - начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2015. с.284. ISBN 978-5-298-03001-4
  5. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т. 2: XIX йөз татар әдәбияты. Казан: ТКН, 1985. – 575 б. – Газизә Сәмитова 2022 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган.. – Б. 412-414. ISBN 978-5-298-03074-8
  6. Габдрафикова Л. Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX -начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2015. с. 286. ISBN 978-5-298-03001-4
  7. http://astrakhan-musei.ru/article/article/view/14260 2020 елның 30 апрель көнендә архивланган.
  8. https://rospisatel.ru/sobytija2018/63.htm