Гази Заһитов
Гази Заһитов | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|
![]() | ||||||
Туган телдә исем | Газетдин Казыйхан улы Заһитов | |||||
Туган | 20 август 1921![]() | |||||
Үлгән | 23 август 1953 (32 яшь)![]() | |||||
Үлем сәбәбе | Юл-транспорт казасы | |||||
Милләт | татар | |||||
Һөнәре | миханик | |||||
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе | |||||
Җефет | Камилә | |||||
Балалар | улы Миңгали кызы Наҗия | |||||
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы | |||||
Бүләк һәм премияләре | {| style="background:transparent"
| |||||
Хәрби дәрәҗә | өлкән сержант[d] |
Гази Казыйхан улы Заһитов — Бөек Ватан сугышы ветераны. 1945 елның 30 апрелендә беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байракны элгән кеше.
Башкортстанның Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.
![]() |
Безнең гаскәрләр Берлин үзәгенә якынлашып килгән чакта, иптәш Заһитов Рейхстагны штурмлауда катнашырга һәм аңа беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадарга шәхси теләген белдерде. 1945 елның 26 апрелендә Заһитов, сержант Михаил Минин, өлкән сержантлар А. Бобров һәм А. Лисименко белән бергә, сугышчан бурычны үтәргә кереште. Һөҗүм итүче пехота алдыннан үтеп, Заһитов Рейхстагка бару юлын ачыклады һәм шуның белән безнең сугышчыларның хәрәкәтенә булышлык итте. Майор Максимов, 136 АПАРКВның РАД командиры. Берлин шәһәре. 1945 елның 1 мае.
(РФ Саклану министрлыгының архивы. 136 нчы фонд, 212 465 нче тасвирлама)[1] |
![]() |
Сугыштан соң ул туган авылына кайта. 1947 елны авыл советы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын 3 елдан авылда оешкан машина трактор станциясендә механик була. 1953 елның 23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда ялгыш егылып төшеп көпчәк астына эләгеп үлә.
Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән белешмәлек эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә. Һәм 1964 елны «Комсомольская правда»да чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштыруына ишарәли.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Ягсуф Шафиков. Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом. Казан: «Слово», 2015 ел, 26 б.ISBN 978-5-98356-275-2
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- 20 август көнне туганнар
- 1921 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мишкә районында туганнар
- 23 август көнне вафатлар
- 1953 елда вафатлар
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Дан орденының кавалерлары
- Сугышчан казанышлар өчен медале белән бүләкләнүчеләр
- «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татар каһарманнары
- Юл-транспорт казасында һәлак булганнар