Гази Сабиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гази Сабиров latin yazuında])
Гази Сабир улы Сабиров
Туган 1912(1912)
Казан губернасы Чуел өязе Татар Чүтие
Үлгән 1994(1994)
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре инженер, министр, депутат
Бүләк һәм премияләре «Мактау билгесе» (1966), «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары

Гази Сабир улы Сабиров (1912 — 1994) — инженер, административ-хуҗалык хезмәткәре, 1946-65 елларда Ферганә монтаж идарәсе начальнигы, 1965-1978 елларда Үзбәкстан монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министрлыгын җитәкчесе, Нефть химиясе аппаратурасын эретеп ябыштыру өчен манипулятор (1962), вальцовка ысулы белән сферик резервуарларны күпләп җитештерү җайланмалары (1964) уйлап табучыларның берсе.[1][2]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1912 нче елда Казан губернасы Чуел өязе Татар Чүтие авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Чүти авылы) дөньяга килгән,[3] Шәкүр Каракның оныгы,[2] Шәкүр Рәхимовның беренче хатыныннан икенче малае Сабир улы.[4] Ул зур тормыш юлы үткән. Тула, Сызрань, Красноводск, Люберцы шәһәрендә слесарь, монтаж эшләре прорабы, мастер, монтажлау трестының баш механигы, механика заводының баш технологы булып эшләгән, 19 ел "Нефтезаводмонтаж" трестының Фирганә идарәсенә җитәкчелек иткән. 1965 нче елда Үзбәкстан СССРның монтажлау һәм махсус төзелеш эшләре министры итеп билгеләнгән. Атказанган уйлап табучы, талантлы инженер, Үзбәкстан ССР Югары Советы депутаты.

Гази Сабир улы Сабиров кечкенә вакытта чып-чын авыл малае булган. Иптәшләре белән балык тоткан, су кергән, атлар коендырган. Куллары ныгыгач, аргамаклар белән кырда эшләгән, ургыч машинасында җыр сузып, иген урган. Еллар тәгәри биргән. Тормыш дулкыннары Газине дә Чүтиеннән еракка алып киткән. Гади крестьян малае дөньяга билгеле булган кешегә әверелгән, чын совет инженеры булып җитлеккән. Биек тау өстендәге куе үләнле Чон-Алай көтүлекләре Фирганә терлекчеләрен үзенә тарткан. Шул массивта гасырлар буе сарыклар утлаган.

Ул - монтажчы, коммунист, җәмәгать интереслары белән янып йөрүче, гел кеше хезмәтен җиңеләйтү турында уйлаучы, киң күңелле совет инженеры. Ул мамык киптерү өчен ике камералы һава-газ сушилкасы проекты тәкъдим итә һәм инженер Сабиров сушилкасы бөтен Урта Азиянең мамык игүчеләрен шатландыра.1951 нче елда аның проекты буенча 430 сушилка эшләнә, алар аркылы 140 мең тоннага якын мамык үтә.

Үзбәкстанда инженер Гази Сабировның игелекле эше турында никадәр мактау ишетергә мөмкин. Фирганәдәге, Маргилан һәм Андижандагы салават күпередәй матур, төсле фонтаннар, 3 колхоз кырына секунд саен 6 мең литр су куучы насос станциясе, Зур Фирганә каналы аркылы салынган 8 күпер, "Фирганә-Кисловодск" дип исемләнгән санаторий һәм башка корылмалар аның проекты һәм булышлыгы белән төзелгән.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул, нефть куу һәм химия заводларына төрле корылманы урнаштыруда катнашып, «Мактау билгесе» (1966) һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары белән бүләкләнә.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.