Газәл (жанр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газәл (жанр) latin yazuında])
Газәл
Фото
XVIII гасыр уртасы газәлләр һәм робагыйлар җыентыгын бите
Юнәлеш: Мәхәббәт лирикасы
Чыганаклары: Гарәп шигърияте
Башлану вакыты һәм урыны: VII гасыр
Тугандаш: бәет, робагый, иляһи, мөнәҗәт, зикер, касыйда

Газәл (гарәп. غَزَل‎, мәхәббәт шигыре-бәете, сөеклегә мәдхия) — мәхәббәт лирикасының шигърияттә киң таралыш тапкан шәкеле. Мәхәббәт югалту газабы һәм шул ук вакытта мәхәббәт гүзәлләге - жанрның асылында торган ике төшенчә[1]. Гарәп шигъриятендә барлыкка килеп, Шәрыкъ классикасында зур урын алган һәм Ауропа шигърият даирәсендә чагылыш тапкан.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жанрның төп темасы - мәхәббәт, гыйшык, шуңа "мәхәббәт җыры" дип тә йөртелә[2]. Күпчелек очракта музыка уен коралына кушылып башкарыла. Әсәрнең шәкеле  аа, ба, ва, га рәвешле рифмалашкан 3-12 бәетләрдән гыйбарәт. Газәл ритмына кабатланган сүз-сүзтезмәләр, ягъни рәдиф алымы хас[3][2].

Рәдиф Гаташ "Гамь шарабы": шигырьләр,җырлар,газәлләр,робагыйлар җыентыгы, 2001

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жанр VII гасырда гарәп шигъриятендә ярала һәм Рудаки, Сәгъди, Хафиз кебек фарсы шагырьләре иҗатында зур үсеш ала[4]. XIII-XIV гасырларда Шәрыкъ шигъриятендә газәлиятләр киң таралыш таба[2]. Төрки шагыйрьләр арасында Нәсими, Г. Нәваи, М.Фөзули һ.б. тарафыннан языклган газәлләр илкүләм дан яулый[2]. Шәрыкъ әдипләреннән үрнәк алып, жанрны Көнбатыш Ауропа һәм рус әдәбиятының И.Гёте, Ф.Тютчев, А.Фет, В.Брюсов кебек таныклы шагыйрьләре үз иҗатында куллангана[2]

Төрки халыкларда жанр иң әүвәл Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатында чагылыш таба[5]. Бу әсәрләрнең төп темасын Аллаһка карата мәхәббәт тәшкил итә. Дөньяви эчтәлекле газәлләрнең төрки традициясе Сәйф Сараи, Хәрәзми, Рабгузыйдан башлана[2].

Татар халкында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газәлнең нәфис үрнәкләре Габделмәҗид, Мәүләнә Исхак, Өмми Камал, Кол Шәриф, Мәүла Колый, Шәмседдин Зәки, Габделҗаббар Кандалый, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан иҗатында урын ала[2]. Рәдиф Гаташ һәм Мөхәммәт Мирза да газәлләр иҗат итә[3].

Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында газәлләр хан-вәзирләр сарайларында башкарылган һәм элитар музыкаль жанрлар төркеменә кергән[3]. Казан ханлыгы җимерелү белән халык фольклорында таралыш тапкан[6]. Бүгенге көндә Ырынбур өлкәсендә һәм Башкортстанның Илеш районы Татар Мәнәвезе авылында язылган мисаллар ТӘһСИ архивында саклана[7].

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Корыб кашы йәсен кара күзләрең,

Атар керпек укын мәңа күзләрең.

Бер ук берлә Рөстәмне атдан йыкар,

Ничә атса, кылмас хата күзләрең.

Каракчы бәла кылса төз йазида,

Кылыр даим илдә бәла күзләрең.

Алыр сабыр җандан, күңелдән карар,

Кемә бакса бер киз кыйа күзләрең.

Күңелләрне баглаб кара зөлфенә,

Усанмасмы, җанлар ала күзләрең.

Ни йулдан бу Сәйф-е Сарайиның уш,

Түкеб канын эчәр кана күзләрең.

Әгәр "һай!" димәсәң, җәһанны хараб

Кылыр гамзә белән йәнә күзләрең.
Сәйф Сараи, "Сөһәйл вә Гөлдерсен"[8]
»

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Ghazal" Poetry Foundation. 2018 ел, 9 сентябрь.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Фәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014. - Б.80
  3. 3,0 3,1 3,2 Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 37
  4. Фәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014. - Б.79.
  5. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.18
  6. Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 32.
  7. Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 37, 39.
  8. https://tt.wikibooks.org/wiki/Сөһәйл_вә_Гөлдерсен#Күзләрең_(газәл)
Татар халык иҗаты