Гайнан Сәетхуҗин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайнан Сәетхуҗин latin yazuında])
Гайнан Сәетхуҗин
Туган телдә исем Гайнан Рәхмәтулла улы Сәетхуҗин
Туган 30 июнь 1937(1937-06-30)
Новосибирск
Үлгән 13 май 2015(2015-05-13) (77 яшь)
АКШ байрагы АКШ[1]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ (СССР), Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре велосипедчы
Җефет Розида Миңнеш кызы
Балалар Таһир, Зөһрә
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

 Гайнан Сәетхуҗин Викиҗыентыкта

Гайнан Сәетхуҗин (рус. Гайнан Саидхужин) – мәшһүр совет спортчысы, велосипедчы, шоссе велоузышлары буенча 10 тапкыр СССР чемпионы. Тынычлык велоузышларында шәхси (1962) һәм команда ярышларды җиңүче (1961, 1965, 1966). Ике тапкыр, Римда (1960) һәм Токиода (1964) җәйге Олимпия уеннарында катнашкан. СССР атказанган спортчысы (1961).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайнан Сәетхуҗин 1937 елның 30 июнендә Новосибирск шәһәрендә дөньяга килгән. Атасы – Рәхмәтулла Сәетхуҗин (1876-1968), анасы – (1905-1968). Аларны 1930 елны биш кечкенә балалары белән Чиләбе өлкәсе Коншак районының Иске Корман авылыннан Себергә сөргәннәр. Бу авыл 1957 елда “Маяк” химкомбинатында авария булганнан соң юкка чыккан.

Сугыштан соң күп балалы гаилә Чиләбегә кайтып төпләнгән. Гайнан сугыштан соңгы авыр елларда, җәйге ял вакытында көтүче булып эшләгән, 15 яшендә Чиләбе металлургия заводына эшкә урнашкан.

Заводта велосипед секциясенә йөри башлый. Чиләбе өлкәсенең үсмерләр арасындагы беренчелегендә бернинди техник, тактик күнегүләр үтеп тормастан, яше һәм спортта стажы буенча шактый тәҗрибәле егетләрдән җиңүне тартып алган. Шушы вакыйга спорт дөньясына кереп китүгә ярдәм иткән.

Гайнан шоссе узышларында махсуслаша. Аның беренче дәвамлы узышы СимферопольХарковьКиевХарковьТулаМәскәү маршруты буенча үткән. Егет иң катлаулы һәм мөһим соңгы ике этапта җиңеп чыккан. Сәетхуҗинны җыелма командага кабул иткәннәр.

1958 елда җыелма команда Мисыр шәһәрләре һәм чүллекләре аша узган узышларда катнаша. Дини гаиләдә тәрбияләнгән кеше буларак, Гайнан 85 яшьлек атасы Рәхмәтуллага, Каһирәдән чын Коръән алып кайта. Коръән нөсхәсенә Каһирәнең үзәк мәчете баш имамы истәлек язмасын язган. Шушы изге эш артыннан йөреп, ике сәгать “югалып торганы” өчен аны җыелма командадан чыгарып, кайтарып җибәрә язганнар. Гайнан Сәетхуҗин һәм аның командасы Мисырдан җиңүчеләр булып кайткан.

Тынычлык велоузышында, Готвальдов белән Братислава арасын узгач. Булачак җиңүче Хаген белән Вайследер арасында, икесе дә ГДРдан. 4 май, 1960 ел.

1962 елда Социализм илләре велосипедчылары өчен төп бәйге булып исәпләнгән Тынычлык велоузышында җиңү яулаган. 15 этаптан торган 2500 чакрым озынлыгы юл ГДР, Польша, Чехословакия һәм башка илләр аша узган. Бу ярышларда Сәетхуҗинның бөтен таланты ачылган. Ул СССРның җыелма командасын даими рәвештә беренче булып финишка китергән. Спортта күренекле казанышлары өчен журналистлар һәм коллегалары Гайнанны «Татар угы», ә Альп тауларындагы уңышлары өчен «Тау патшасы» дип йөрткәннәр.

Җыелма команда әгъзалары аны үзләренең капитаны итеп сайлаган. Ун ел буена ул велосипед спорты буенча җыелма команданың алыштыргысыз капитаны һәм ике дистә елга якын шушы команда әгъзасы булган. Аның белән ул Римда һәм Токиода үткәрелгән Олимпия уеннарында катнашкан. Гайнан Сәетхуҗин, 20 яшеннән 34 яшькә кадәр 10 тапкыр СССР чемпионы исемен яулый.

Гайнан Смоленск дәүләт физик культура институтын «тренер-укытучы» белгечлеге буенча һәм М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, унбиш ел буена Мәскәү физик культура институтында велосипед спорты кафедрасы мөдире вазыйфасында эшләп, профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Ул — велосипед спорты буенча бихисап китаплар һәм уку әсбаплары авторы.

Сәетхуҗин бер үк вакытта ВЦСПСның велосипед спорты буенча баш тренеры сыйфатында А. Чуканов, В. Чаплыгин, В. Каминский кебек Олимпия уеннары чемпионнарын һәм Ю. Баринов, Ю. Захаров кебек Тынычлык бәйгеләрендә җиңүчеләрне тәрбияләүгә гаять зур өлеш керткән. Бөтенсоюз категориясендә судья буларак ул байтак еллар СССР халыклары спартакиадасында баш судья булган, күп кенә халыкара узышларны үткәрешкән.

Соңгы вакытта Россия дәүләт физкультура академиясендә профессор–консультант, Мәскәүдә Крылатскоедагы велодромда генераль директор урынбасары, Россия велосипедчылары берлегенең ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән.[2] Гайнан Сәетхуҗин җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Ул — күренекле спорт казанышлары академиясе академигы, Мәскәү шәһәренең велосипед спорты федерациясе вице-президенты.

Гайнан Сәетхуҗин 2015 елның 15 маенда АКШның Майями шәһәрендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Кабере шундагы мөселман зиратында.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]