Гайнислам Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайнислам Ибраһимов latin yazuında])
Гайнислам Ибраһимов
Туган 7 апрель 1968(1968-04-07)
2нче Эткол, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 31 июль 2020(2020-07-31) (52 яшь)
Уфа, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тәрҗемәче
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Гайнислам Ибраһимов (7 апрель 196831 июль 2020 ел) — галим-тел белгече тәрҗемәче. 2000 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, 2008 елдан Көнчыгышны өйрəнү кафедрасы мөдире. Филология фәннәре кандидаты (2001). Язучылар берлеге әгъзасы (2005). Башкортстан Республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайнислам Дәүләтбай улы Ибраһимов 1968 елның 7 апрелендә Башкорт АССРның Баймак районы 2нче Эткол авылында туган. Аның атасы туган якны өйрәнүче, тарихчы, Башкортстанның атказанган укытучысы Дәүләтбай Ибраһимов (мәктәп музее аның исемен йөртә), әнисе Разия Мәүлетова Баймак районының иң көчле башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының берсе була[2].

1994 елда Башкорт дәүләт университетын, 1996 елда Төркиядә Анкара университетын тәмамлаган. 2000 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли. 2008 елдан бирле Көнчыгышны өйрəнү кафедрасы мөдире.

Галим 2020 елның 31 июлендә Уфа шәһәрендә вафат була[3][4].

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайнислам Ибраһимов җитәкләгән Көнчыгышны өйрəнү кафедрасы, гыйльми һәм уку эшчәнлегенең киңәюе белән бәйле, аннары Көнчыгыш илләрен өйрәнү фәне (шәркият) кафедрасы итеп үзгәртелә.

Төрек теле җәмгыяте 1997 елда «Төрки халыкларның эпослары» проекты буенча төрки халыкларның эпосларын төрек теленә тәрҗемә итеп чыгара башлый. Ният буенча анда 100 том чыгару күзаллана. Профессор, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Сөләймәнов Әхмәт Мөхәммәтвәли улы белән филология фәннәре кандидаты Гайнислам Дәүләтбай улы Ибраһимов башкорт халык эпосларын барлап, проект өчен "иң-иң"нәрен сайлау эшенә тотына.

Ниһаять, «Башкорт эпослары» дүрт томда (барлыгы 80 эпос) дөнья күрә һәм барлык төрки дөньяга тарала. Проект җитәкчеләре әйтүенчә, бу 100 том арасында сан һәм зурлык буенча башкорт эпослары беренче урынны били. Ә эчтәлеге буенча башкортларның бай тарихлы, бик борынгы халык икәненә инаналар. Бу үзе безнең халкыбыз ижатында, әдәбиятыбыз нигезендә нинди затлы мирас ятканын күрсәтә.

Ибраһимов Гайнислам Дәүләтбай улы «Урал батыр» (1996), «Акбузат», «Кузыйкүрпәс белән Маянсылу» («Башкорт халык дастаннары», 2000), Салават Юлаев (2004), Акмулла (2007) һәм башкаларның шигырьләрен; башкорт фольклоры һәм башкорт әдәбияты әсәрләрен («Төрки әдәбияты антологиясе. Башкорт әдәбияты», 29-30 к., 2004-2005, бөтенесе дә — Анкара) төрек теленә тәрҗемә иткән. Фәнни эшчәнлеге төрки телләрнең чагыштырма грамматикасына, төрки халыкларның фольклорына багышланган. 150‑дән артык фәнни хезмәт авторы.

Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2003) — «Урал батыр», «Акбузат» һәм башка эпик әсәрләрне төрек теленә тәрҗемә иткәне өчен

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт телендә исем фигыльләр. Уфа, 2002; Baskurt Тигксе Grameri. Ankara, 1996.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]