Гайот
Гайот, гийот (рус. гайот, ингл. guyot) — аерым-аерым торган, яссы түбәле су асты (диңгез асты) вулканик таулары. Түбәләре океан өсте тигезлегеннән 200-300 м аста (тирәнлектә) ята. Гайотлар, күбесенчә Тын океанда һәм Һинд океанында, шулай ук аларның табигый дәвамы булган Көньяк океанда еш очрый.
Атама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гайот тауларына исем аларны беренче тикшерүче, Америка географы һәм геологы Арнольд Һенри Гайот (Arnold Henry Guyot, 1807—1884) исеменнән алып куелган.
Үзенчәлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлеге төр су асты тауларын тикшерүче галимнәр фикеренчә, гайот тауларының түбәләре борынгы абразия (диңгез дулкыннарының җимергеч эшчәнлеге) яки субаэраль денудация (тышкы көчләр тәэсиреннән җимерелгән тау токымнары продуктларының бер урыннан икенче урынга күчерелүе) эшчәнлеге нәтиҗәсендә тигезләнгән (яссыланган). Су асты вулканы булган утрау вулкан ату нәтиҗәсендә үз авырлыгы белән су астына төшә бара. Аның түбәсенә өстән җимерелгән тау токымнары яки харап булган тере организм калдыклары коела, вулкан тишеге шулар ярдәмендә томалана, нәтиҗәдә яссы түбә хасил була.
Тын океанда һәм Һинд океанында, шулай ук аларның табигый дәвамы булган Көньяк океанда гайотлар еш очрый. Тропик өлкәдә аларны күп очракта атоллар хасил итүче мәрҗән рифлары уратып алган була.
Гайот түбәләре океан өсте тигезлегеннән 200-300 м аста гына ятарга мөмкин. Атлантик океанда Азор утраулары тирәсендәге Ломоносов гайотының түбәсе океан өсте тигезлегеннән 18 м гына аста ята.
Иң зур су асты тауларының берсе — Грейт-Метеор — Төньяк Атлантикада урнашкан. Бу тау — гайот, ул әйләнә-тирә өслегеннән 4 км биеклеккә җитә һәм аның нигезенең диаметры — 110 км.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гайот (гийот)(рус.)
- Гайот. Все о геологии(рус.)
- What is a guyot?(ингл.)
- Guyot geology(ингл.)
- Seamounts and Guyot(ингл.)