Гайсә Хәкимҗан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайсә Хәкимҗан latin yazuında])
Гайсә Хәкимҗан
A. Hakimdzhan.jpg
Туган 13 март 1896(1896-03-13)
Актук, Сергач өязе, Түбән Новгород губернасы, Русия империясе
Үлгән 5 ноябрь 1972(1972-11-05) (76 яшь)
Тампере, Финляндия
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Россия империясе, Флаг Финляндии Финляндия
Һөнәре сәүдәгәр, сәнгатькәр
Җефет Сильвия
Балалар Рәшит, Алия
Ата-ана
  • Хәкимҗан (әти)
  • Мәрьям (әни)
Aisä Häkimcan signature.jpg

Commons-logo.svg Гайсә Хәкимҗан Викиҗыентыкта

Гайсә Хәкимҗан,[1] (Хәкимҗанов - мишәрчә: Айсә, фин. Aisja Hakimsan/Aisa Hakimcan; 13 март 1896 — 5 ноябрь 1972) — татар сәүдәгәре, рәссам, нәшир һәм Тампере шәһәренең татар җәмгыятенә өлеш кертүче.[2][3]

Гайсә Хәкимҗан, Скрипка һәм тавыш.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайсә Хәкимҗан улы Россия империясенең Нижгар губернасы Сергач өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Актук дип аталган кечкенә авылында туа. Һәм 1917 елда туган җирен ташлап Финляндиягә китеп яши башлый.[2][4]

Ул Тампере шәһәренең Ислам җыелышына нигез салучыларның берсе, анда озак еллар директорлар советында эшләгән. Рамазан аенда Айсә үзенең моңлы тавышы белән Таравих намазларын укый. Ул шулай ук ​​1946-1948 елларда Тампере Төрек җәмгыяте рәисе һәм күп тапкыр аның урынбасары булып эшли. Айсәнең эшләвен яратканга, аны берничә тапкыр рәис итеп сайлыйлар.[2]

Галиябану, 1946 Хельсинки. Директоры Хәкимҗан сулда басып тора. Аның кызы Алия уңда.

Хәкимҗан шулай ук бик иҗади шәхес буларак та билгеле була. Шигырьләр яза, җырлар җырлый, скрипка һәм мандолинада уйный, хор директоры булып та эшли. Күп еллардан соң да ул куйган хор җырлары популяр була. Музыкаль сәләтенә өстәп, ул 1940 елларда берничә пьеса куя. Аның сәхнәләштергән пьесаларның кайбер исемнәре Алия Бану һәм Асыл Яр. Ул пьесаларда, гадәттә өлкән персонажларны уйнарга ярата торган була.[2]

1938 елда Хәкимҗан Варшавадагы Гаяз Исхакый оештырган Идел-Урал дәүләтенең 20 еллык мемориаль хезмәтендә катнаша. Аның белән Гибадулла Муртазин, эшмәкәр Гомәр Сали[5][6] һәм башкалар сәяхәт итә.

1956 елда үзе җыйган җырлар һәм шигырьләрне тәшкил иткән өч буклет мөхәррирлек кыла һәм бастыра. Шул шигырьләр арасында аның үзе язган кайбер шигырләре дә була. Шигырьләренең берсендә ул үз хисләрен түбәндәгечә белдерә:

Белмәсәм ил дәртләрен, мин болай язмас идем.
Милләтемне сөймәсәм, кулыма каләм алмас идем.

1966 елда Хәкимҗан татар шагыйре Габдулла Тукайның 80-еллыгы хөрмәтенә бер битле басма бастырып чыгара. Нәшер итүдә аңа Имам Хәбибур-Рахман Шакир булыша.[2] Бу вакытларда Хәкимҗан үзенең сәүдәгәр дусты Сәмигулла Вафин белән "Ислам - Чын иман" (тәрҗемә ителгән исем) дип аталган китабын бастырып чыгара. [7]

Гайсә Хәкимҗан, Рөстәм Яхин - Казан, 1970.

1970-нче елның июнендә аңа Казанга бару мөмкинлеге бирелде, Гомәр Таһир (Үмәр Даһер) Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына сәяхәт оештырганда. Анда аларны рәсми кунак итеп кабул иттеләр. Фольклорчы Илбарис Надиров та бар иде. Сәяхәт вакытында Г. Хәкимҗан Габдулла Тукай каберенә барды, аңа хөрмәт күрсәтте. Хәкимҗан Тампереда үлде, Финляндия.[2][8]

Хатыйп Миңнегулов Хәкимҗанны үз әсәрендә искә алды: Чит илләрдәге татар әдәбияты һәм матбугаты. (1993, №7).[1]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәкимҗан улы Рәшит белән.
Алия Хәкимҗан.

Хәкимҗаннең татар театры сәхнәсендә актив катнашучы Алия исемле кызы, хоккейчы Рәшит Хәкимҗан исемле улы[9] . Хәкимҗановның хатыны фин хатыны Сильвия иде, ул мөселман булды.[10]

Хәкимҗанның әнисе, Мәрьям (Галәветдин кызы) һәм аның абыйлары Ситдыйк, Ибраһим да Финляндиядә яшәгән.[11][12]

Кайбер нәшер иткән әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Kisäk millī ši`ïr vä ğïrlar [13]
  • Abdulla Tukay [14]
  • Islām dīne ḥaqq dīnder [15]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белешмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 З.Г. Гарипова. Мөһаҗирлектәге татарларның милли-мәдәни тормышы. "Фәнни Татарстан.(үле сылтама)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 146. ISBN 952-91-6753-9. 
  3. Halen, Harry (1996). Lahjan hedelmät (in a book called Tugan Tel: Kirjoituksia Suomen Tataareista, reporter: Kadriye Bedretdin, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. ISBN 978-951-9380-78-0. 
  4. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the roots and history (in finnish,tatar, and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 14. ISBN 952-91-6753-9. 
  5. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 114. ISBN 952-91-6753-9. 
  6. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 38. ISBN 952-91-6753-9. 
  7. Bedretdin, Kadriye (2011). Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen tataareista. Suomen Itämainen Seura. pp. 346. ISBN 978-951-9380-78-0. 
  8. Minnullin K.M., O.R. Khisamov & M.I. Ibragimov (eds) 2019. Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova [The Ġ. Ibrahimov Institute of Language, Literature and the Arts]. Kazan: Institut yazyka, literatury i isskustva imeni G. Ibragimova.
  9. Baibulat, Muazzez (2004). The Tampere Islamic Congregation: the Roots and History (in finnish, tatar and english). Jyväskylä: Gummerus Kirjapaino Oy. pp. 179 & 254. ISBN 952-91-6753-9. 
  10. Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 197, 207)
  11. Leitzinger, Antero (1996). Mishäärit - Suomen vanha islamilainen yhteisö. Helsinki: Kirja-Leitzinger. pp. 131. ISBN 952-9752-08-3. 
  12. Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 66)
  13. Halen, Harry (1996). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, хәбәрче: Kadriye Bedretdin, 2011). Helsinki: Suomen Itämainen Seura. pp. 341. ISBN 978-951-9380-78-0. 
  14. Abdulla Tukay | Kansalliskirjasto.
  15. Bedretdin, Kadriye (2011). Lahjan Hedelmät (Tugan Tel - Kirjoituksia Suomen Tataareista китабында, 2011). Suomen Itämainen Seura. pp. 346. ISBN 978-951-9380-78-0.