Гайфетдин Гыйлметдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гайфетдин Гыйлметдинов - Советлар Берлеге каһарманы
Gaifutdin Gilmutdinov.JPG Документлар буенча: Гайфутдин Гильмутдинов
Туу датасы: 13 гыйнвар 1913(19130113)
Туу урыны: Смәел, Балтач районы, Татарстан, Русия
Үлем датасы: 1 июнь 1944
Милләте: татар
Армиясе: Совет Армиясе
Армиядәге вакыты: (1938 — 1940), (1941 — 1944)
Дәрәҗә: сержант
Армия бүлеге: 120-нче полк < 39-нче дивизия < 8-нче армия < 3-нче Украин фронты
Катнашкан сугышлар: Совет-япон конфликты, Совет-фин сугышы, Бөек Ватан сугышы
Бүләкләре: Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Гайфетдин Гыйлметдинов 1913 елның 13 гыйнварында Смәел авылында ярлы гаиләдә туган. Шушында башлангыч белем ала. Яшьли авыр авылның хәлле кешеләренә ялланып күп эшләргә туры килә. Авылда колхоз оешу белән Гыйлметдиновлар гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Гайфетдин авылдагы комсомол ячейкасы секретаре, изба-читальня мөдире була. Ул авылда колхоз төзүне оештыручыларының иң активларыннан берсе.

Г.Гыйлметдинов утызынчы еллар уртасында Донбасс якларына китә, Горловка шахталарында күмер чаба. Шуннан ул Кызыл Армиягә алына. Аңа Хәсән күле янында япон империалистлары белән авыр сугышларда катнашырга туры килә. Күп тә үтми, финнәргә каршы сугышта катнаша.

Сугышлар тынгач кабат шахтага кайта. Әмма тыныч хезмәте озак дәвам итми—1941 елның июлендә ул инде кабат фронтта. Өченче Украина фронты гаскәрләре сафында, 39-гвардия укчы дивизиясе составында сугыша. Гвардия сержанты Г.Гыйлметдинов пулемет отделениесе командиры була. Сугыштагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Г.Гыйлметдинов үзенә сүнмәс дан китергән батырлыгын Бөек Ватан сугышы тарихына иң героик сәхифәләрнең берсе булып кереп калган Днепрны кичү вакытында эшли. 1943 елның 24 октябрендә аның отделениесе Днепропетровск шәһәре янында Днепрны беренче булып кичеп чыга һәм анда плацдарм яулап, ротаның кичүен каплап тора, алай гына да түгел, көтелмәгән җирдән кинәт дошман траншеяларына бәреп кереп, дошманны чигенергә мәҗбүр итә, Днепрны кичеп чыккан ротага киң платцдарм тәэмин итә. Г.Гыйлметдинов отделениесенең тиңсез батырлыгы дистәләгән дошманның башына җитә, зур елга кичүе вакытында була торган зур югалтулардан үзебезнең солдатларны коткара, дистәләгән совет солдатларының тормышын саклап кала. Менә шушы батырлыгы өчен аңа 1944 елның 19 март Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Украина җирләрен азат итү сугышларының берсендә 1944 елның июнендә батырларча һәлак була

Смәел авылы мәдәният йорты каршындагы скверда Г.Гыйлметдиновның авылдашы, һәвәскәр сынчы Г.Гыйззәтуллин эшләгән бюсты куелды. Аның бюсты Балтачтагы Батырлар аллеясында да бар. Балтач һәм Смәел авылларындагы берәр урам батыр якташыбыз Г.Гыйлметдинов исемен йөртә.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]