Гакил Латыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гакил Латыйпов latin yazuında])
Гакил Латыйпов
Туган 13 август 1919(1919-08-13)
Самар губернасы, РСФСР
Үлгән 23 сентябрь 1978(1978-09-23) (59 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР

Латыйпов Гакил Ильяс улы (13 август 1919 ел — 23 сентябрь 1978 ел) — совет партиясе һәм хуҗалык эшлеклесе. Ленин ордены кавалеры (1957). Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гакил Ильяс улы Латыйпов 1919 елның 13 августында Самар губернасы Пугачев өязе (хәзерге Сарытау өлкәсенең Перелюб районы) Күзәбай авылында туган.

1938-1940 елларда Башкорт АССРның Баймак районында укытучы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

1940 еллар уртасыннан Баймак районында партия эшендә була.

1952 елдан Учалы район Советы башкарма комитеты рәисе вазифасын үти.

1959 елдан тәнәфес белән Хәйбулла районы Советы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара.

1962 елның мартыннан ноябрьгә кадәр КППСның Хәйбулла район комитетының 1 нче секретаре була.

1969-1978 елларда Уфада Башкорт АССР Министрлар Советы карамагындагы Торак хуҗалыгы идарәлегендә эшли.

Башкорт АССРның 5-7 чакырылыш Югары Советы депутаты.

1978 елның 23 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин ордены (1957)
  • 2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены (1945)
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (1945)
  • «Венаны алган өчен» медале(1946)
  • «Будапештны алган өчен» медале (1947)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1966)
  • медальләр

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хайбуллинская энциклопедия / гл. ред. Р. Х. Ибрагимов — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — 648 б. — ISBN 978-5-88185-243-6.