Галактика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
NGC 4414, Вероника Чәчләре йолдызлыгыннан диаметры якынча 56 000 яктылык елы тәшкил иткән спиральсыман галактика. Җирдән 60 млн яктылык елы ераклыгында урнашкан.

Гала́ктика – гравитация белән бәйләнгән йолдызлардан, йолдызарасы газлар, тузаннан һәм караңгы материядән торган система. Галактикадагы барлык объектлар уртак масса үзәгенә карата хәрәкәттә катнашалар.

Этимология[үзгәртү]

«Гала́ктика» (грек. γαλαξίας) сүзе безнең галактиканың грек телендәге аталышыннан килеп чыккан (грек. κύκλος γαλαξίας сүзе «сөтле боҗра» дигән мәгънәне аңлата).