Галапагос утраулары
Күренеш
| Галапагос исп. Islas Galápagos | |
| Акватория | Тын океан |
| Утраулар саны | 126 |
| Иң эре утрау | Исабела |
| Гомуми мәйдан | 8010 км² |
| Ил | |
| Беренче дәрәҗә АБ | Галапагос |
| Galápagos Islands (Галапагос утраулары) | |
| Сылтама | №1 Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегендә (en) |
| Тип | Табигый |
| Критерийлар | VII, VIII, IX, X |
| Төбәк | Латин Америкасы һәм Кариб бассейны |
| Кертү елы | 1978 (2-нче сессия) |
| | |
Галапагос утраулары (исп. Islas Galápagos, исп. galápago — «ташбака» сүзеннән) — Тын океанның экватор өлешендәге утраулар төркеме. Көньяк Америкадан 1000 км көнбатыштарак ураншкан, Эквадор Җөмһүриятенә карый.
Иң эре утраулар: Исабела, Фернандина, Сан-Сальвадор, Санта-Крус һәм Сан-Кристобаль. Мәйданы 7,8 мең км². 25 мең кеше яши (2010). 1935 елда милли парк дип игълан ителгән.
Галапагос утраулары янартау атылуыннан пәйда булган, биеклеге — 1707 метргача. Климат коры, еллык уртача температурасы +23°С. Галапагос утрауларында тропик һәм суык минтакалары үсемлекләрне һәм хайваннарны очрап була (лиана һәм мүк (мүк), тропик кошлар һәм Антарктика акчарлаклары, тутыйкош белән пингвин, су эте). Эндемик төрләр күп.
Административ үзәк — Бакерисо-Морено.