Эчтәлеккә күчү

Галата манарасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галата манарасы latin yazuında])
Галата манарасы
Нигезләнү датасы 1349
Сурәт
Интерьер сурәте
Бәйлелеге Museum Directorate of Galata Mevlevi Lodge[d]
Дәүләт  Төркия
Административ-территориаль берәмлек Бейоглу
Урын Галата[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 35 метр
Хуҗасы Directorate General of Foundations[d][1] һәм Муниципалитет Стамбула[d][1]
Материал төре таш[d]
Архитектура стиле Роман мигъмарияте[d]
Этажлар саны 9
Число подземных этажей 1
Биеклек / буй 62,59 метр
Мәйдан 208 квадрат метр
Диаметры 16,45 метр
Рәсми веб-сайт muze.gov.tr/muze-detay?SectionId=GLT04&DistId=MRK(ингл.)
Төнге күренеше
Открывает вид на Золотой Рог[d], Босфор бугазы һәм Тупкапы[d]
Вид из этого места
Объектның тышкы элементлары өчен төркем [d]
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем [d]
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме [d]
Карта
 Галата манарасы Викиҗыентыкта

Галата манарасы ( тур. Галата Кулеси ) - Истанбулның Европа өлешендә, Галата районындагы биек калкулыкта урнашкан. Ул шәһәрнең үзәк өлешендәге барлык нокталардан диярлек күренә. Манараның биеклеге 67 метр, диаметры — 9 метр, диңгез өстеннән биеклеге — 140 метр. Манара шәһәр символларының берсе булып тора.

И.К. Айвазовский. Галата манарасы ай якты төндә. 1845

Кайчандыр манара урынында VI гасырда төзелгән маяк бар иде.

Генуэзлар бу районны византиялеләрдән яулап алганнан соң, монда үз колонияләренә нигез салганнар, 1341 елда алар аның тирәсендә саклау диварларын төзи башлаган..1348—1349 елларда калкулык биеклегендә генуэзлар тарафыннан безнең көннәргә кадәр барып җиткән башня төзелгән. Ул чакта алар аны «Христос манарасы» дип атыйлар һәм ул диңгезчеләр һәм сәүдәгәрләр өчен үзенчәлекле юнәлеш булып хезмәт итә. Саклау диварларының кечкенә фрагментлары безнең заман кадәр сакланган.

Манара хәзерге исемен Госман империясе вакытында алган. Солтан Мехмед гөмбәзне алып манараның биеклеген 6,8 метрга киметә. Солтан Морат III (1574—1595) идарә иткәндә манара обсерватория буларак кулланылган. 1632 елда башня тарихта беренче очышларның берсе өчен башлангыч нокта була. Хезәрфән  Әхмәт Челеби исемендәге галим башнядан кулдан ясалган канатларда сикереп, Босфор аша чыга, шәһәрнең Азия өлешенә яхшы төшкән, моның өчен солтан тарафыннан  бүләкләнгән, соңрак Алжирга куылган.

1791 елда башня реконструкцияләнә, аның биеклеге 45 м тәшкил итә. 1832 елда реконструкция өске өлешенә кагыла: күзәтү мәйданчыгы барлыкка килә.. Аның өстендә тәүлек әйләнәсе сакчы Алтын Мөгезнең төньяк ярында урнашкан шәһәр өлешендә янгыннар һәм тәртипсезлекләр барлыкка килүен күзәткән[2]

1964—1967 елларда башня төзекләндерелә, конус  формадагы гөмбәз төзелә. Соңрак башняга лифт куялар

2020 елның җәендә манара муниципалитеттан Төркия туризмы министрлыгына күчерелде һәм торгызу өчен ябылды. 2020 елның 9 октябрендә манара халыкка яңадан ачылды һәм статусын күңел ачу объектыннан тулы музейга үзгәртте.

Соңгы госман чорында Галата манарасының күзәтү мәйданыннан панорамалы күренеш
Соңгы госман чорында Галата манарасының күзәтү мәйданыннан панорамалы күренеш